Татарстанда көчле кар-буран көтелә

Шимбә һәм ял көннәрендә Казанда, гомумән, Татарстанда көчле кар-буран көтелә.

Бу – атлантик циклон йогынтысы. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, шимбә көнне иртән җылытачак, юлларда кар көртләре пәйда булачак. Буран көндез башланып, якшәмбедә дәвам итәчәк. Казанда ял көннәрендә явым-төшем күләме айлык норманың дүрттән бер өлешен тәшкил итәчәк. Ә инде аннан соң кисәк кенә суыту көтелә: һава температурасы  минус 17 градуска кадәр төшәчәк. Яңа ел тирәсендә исә гадәти кышкы һава торышы көтелә. Якшәмбедә республиканың көнбатыш районнарында – буран, көчле җил (секундына 15–20 метр тизлеккә җитәчәк). Шимбә төнендә республикада температура –22 градуска кадәр төшеп, көндез –14 градус чамасы булачак. Юлларда – кар көртләре һәм бозлавык. Якшәмбе дә шундый ук һава торышы саклана.


Фикер өстәү