Алар — мәшхәр 2: Татарстан авылларын үз итүче төлкеләр арткан

Газетабызның 18 декабрь санында  «Алар – мәхшәр» дигән язма басылып чыккач, республиканың төрле районнарыннан күп кайтавазлар алдык. Авылларда төлкеләр арту белән бәйле проблеманың чыннан да бик актуаль һәм җитди булуына тагын бер кат инандык. Кайбер фикерләрне бергәләп укыйк.

Фәрит Газизуллин, Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылы:

– Безнең авылның бик зур проблемасына әйләнеп бара төлкеләр. Халык кош-корт асрый алмый. Төлке авыл урамыннан йөри. Бу проблеманы ике ел элек күтәргән идем, файдасы булмады. Хат язмаган бер җирем дә калмады. Аучылар союзы һәм Экология министрлыгыннан алынган җавап хатларыннан аңлашылганча, атарга да ярамый бит төлкеләрне. Бәлки бу җитди мәсьәлә җитәкчеләргә матбугат вәкилләре аша барып ирешер?

Гөлүсә Галимҗанова, Әтнә районының Күшәр авылы:  

– Авылыбыз кыргый этләр белән тулган.  Балаларны мәктәпкә машинасыз илтеп тә булмый. Хәзер инде авыл эчендә төлке дә йөри. Эттән дә, кешедән дә курыкмый алар. Бик күп зыян күрәбез җәнлек, хайваннардан. Узган ел этләр куяннарны буып, ашап чыгып киткән иде. Бик кызганыч булды.

Кайбыч фаҗигасы: «Бу – коточкыч. Һич башка сыймый торган үкенечле хәл! Бөтен район шок хәлендә»

Балтач районыннан укучыбыз:

Табигать кыргыйланды хәзер. Сугыш елларындагы кебек бүреләре дә килә башлар әле авылга. Хәзер бер нәрсә дә атарга ярамый бит. Кыргый этме ул, бүреме, башка ерткыч җәнлекме… Кешегә зыян салса салсын, тик кагылырга гына ярамый. Аучы ата икән, әй тотыналар аны каһәрләргә, ямьсез сүзләр язарга. Менә килер бер вакыт, кешеләр үзләре үк шул аучыларга ялынып, башларын иеп, елап барачак әле.

Фирая Нуретдинова:

Бездә төлкеләр җәен кеше белән рәттән урамда йөри.

Фәридә Шакирҗанова, Чирмешән районы:

– Алар безнең авылда да күп. Урам тутырып, рәхәтләнеп йөриләр. Шулар аркасында авыл халкы кош-корт асрый алмый.

Гөлнур, Азнакай районы, Югары Стәрле авылы:

– Бездә дә бар алар. Ел саен әле бер, әле икенче хуҗалыкка кереп, тавыкларны, казларны пыран-заран китереп, буып йөриләр. Тиздән кешегә ыргыла башласалар да гаҗәп түгел. Ул очракта нишләргә? Алар бит – котыру чире дә таратучылар.

Алар – мәхшәр: Татарстан халкы төлкеләр артуга зарлана

Айсылу Ситдикова, Арча районы:

– Иии, алар да җан иясе инде. Каян ашарга табарга кирәк? Мин бик кызганам төлкеләрне. Ярар да без эшлибез. Начар түгел алар. Бервакыт шашлыкка баргач, яныбызда тукталды. Шашлык ашагач, тәгәрәп ятты да юкка чыкты. Димәк, алар ашарга сорап киләләр. Куып җибәргәнче яки атып үтергәнче, ипи һәм башка төрле ризык белән сыйлыйк без аларны. Бүре, рыс килгән дип фото, видеоларга төшереп җибәрәләр, ә «ачтыр инде болар» дип уйлаучы юк. Ризык бирсәк, сәдака булыр иде югыйсә. Без мәрхәмәтле булсак, алар да начарлык кылмас.

Гөлүсә, Биектау районы:

– Авыру төлкеләр генә авылларга һәм кешеләр янына төшә, килә, чөнки бу вакытта аларның курку хисе юкка чыга.

Лилия:

– Аларны бернигә дә карамыйча атарга кирәк югыйсә. Кызганыч, бездә кешегә яхшы булсын дип чыгарылган законнар аз шул.

Лилия Гөзәерова, Тукай районы, Биклән авылы:

– Безнең авылда күп алар. Күршеләребезнең тавыкларын харап итеп бетерделәр.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү