75 яшьлек бабай 80 яшьлек әбине «Жигули» белән бәрдереп үтергән

Казанда «Жигули» шоферы бер әбине бәрдергән, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Һәлакәт кичә кичке дүртләр тирәсендә Сәлимҗанов урамының 2г/1 йорты каршында булган. 5нче модельле «Жигули» машинасы белән идарә итүче 75 яшьлек бабай тиешле булмаган урынннан юлның икенче ягына чыгарга омтылган 80 яшьлек әбине бәрдергән.

Әбинең башы җәрәхәтләнгән һәм аягы сынган. Табиблар бик тырышсалар да аның гомерен саклап кала алмаганнар.


Фикер өстәү