Ташламалар беттеме?

Репрессия корбаннарына дигән ташламалар бетмәгәндер бит ул. Бер айны исәплиләр, икенчесендә бер тиен дә юк.  Безгә ниләр тиеш?

Хәдичә Сабирова.

Казан

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин:

– Репрессия корбаннарына ай саен акчалата түләү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен 50 процент ташлама (моның өчен торак мәйданының һәм куллануның махсус нормасы бар), бушлай теш куйдыру,  55 яшькә җиткән хатын-кызлар, 60 яшьлек ирләр өчен колак аппараты  алу каралган. Шулай ук  телефон керткәндә киткән чыгымнар өчен түләү, юл йөрү өчен ташламалар каралган. Әйтик, су транспортында бушлай, 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр тимер юл транспортында  50 процент ташлама белән йөреп була. Елга бер тапкыр Россия эчендә тимер юл белән хәрәкәтләнү бушлай, һава юлы һәм  шәһәрара автобусларга 50 процент ташлама каралган. Шәһәр эчендә транспортта йөрер өчен социаль проездной бирелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү