«Мөхәммәт Мәһдиевне күптәннән татар халкының энциклопедиясен язган язучы…»

Әсәргә штрихлар

Мөхәммәт Мәһдиев. Аның исемен ишеткәч, һәр кеше үзенең авылын, аның иркен басуларын күз алдына китерә торгандыр. Ә кемнәрнеңдер колагында торналар тавышы чыңлап китәдер. Туган җирен – Гөберчәкне бөтен дөньяга таныткан, аның кешеләрен, гореф-гадәт, йолаларыннан татар авылы энциклопедиясен иҗат иткән язучының мирасы бүген ни хәлдә? Балалары әтиләренең иҗатына нинди бәя бирә? Авыл ничек яши? Шушы сорауларга җавап табу, язучының гадәтләрен белү, авылдашлары белән танышу өчен без Арча районы Гөберчәк авылына иҗади командировкага кузгалдык. Юлдашларыбыз – кызы, Татарстан Фәннәр академиясенең бүлек мөдире, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова, туганы, филолог – Җәүһәр Галимова. 

Кан хәтере

Гәүһәр Хәсәнова:

–  «Торналар төшкән җирдә» әсәрен игътибар үзәгенә алуның берничә сәбәбе бар. Ерактанрак башласак, әтинең мирасыннан иң яраткан әсәрем шушыдыр. Аннан да мөһимрәк сәбәпкә килсәк, Мөхәммәт Мәһдиевне күптәннән татар халкының энциклопедиясен язган язучы һәм галим буларак беләләр. Минемчә, энциклопедик рәвештә татар хәятен, тарихын күрсәткән әсәрләр арасында, һичшикчсез, «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» әсәрләре булырга тиеш. Чөнки монда әдәби образлар гына түгел, тормыштан алынган авылдашлар, танышлар тормышы бәян ителә. Әгәр дә күп еллар, соңрак, бәлки йөз елдан соң татар тормышын өйрәнүче галимнәр, татарлар ничек яшәгән, көнкүрешләре нинди булган дигән сорау куйсалар һәм аны төгәл беләселәре килсә, алар һичшиксез, Мөхәммәт Мәһдиев мирасына игътибар итәчәкләр. Чөнки татар тормышын шушы кадәр нечкәлекләр белән күрсәткән язучы күп булмас. Монда тормыш, халык психологиясе, фәлсәфә, гореф-гадәтләр – бар да бар. Хәтта заман белән киенү рәвеше ничек үзгәргән, Армиягә озату йолалары, кичке уеннар ничек уза, нинди җырлар җырлана – бар да тәфсилләп сурәтләнгән. Ипи пешерү, урак уру, ягъни татар халкы әти белгән чорда ничек яшәгән – шулар бар да язылып калдырылган. Болар –30 нчы еллардан алып 70 нче елларга кадәрге аралык. Бу – тарихчылар өчен бик кыйммәтле материал дип беләм. Мин хәзер материал дип әйтәм, этнографиягә игътибар итәм, ләкин бу материалны укыганда хисләр дөньясына чумасың бит әле. Аның кадәр йомшак, хисле итеп, яратып язылган әсәрләр күпме икән ул, әдәбиятта? «Торналар төшкән җирдә» әсәрен укыганда, мин, Казанда үскән бала, нидән елыйм икән? Әсәр ниндидер борынгы геннарны уята, каным кайный, каным хәтерли. Әтинең әсәрендә нәкъ менә татарның кан хәтере бар да инде.

Язучы гадәте

–  Аның язу процессы кызыклы иде. Ул башка язучылар кебек күп тапкырлар язып, аннан чистага күчереп маташмады. Әтинең беренче язганы, гадәттә, китапка да кереп китә иде. Ул чиста ак кәгазьгә дә язмады, бер ягы кулланылганын сайлады. Бу аның принципиаль кагыйдәсе булды. Чиста булса, яза алмыйм, дип әйтә иде. Хәзер уйлыйм: аңа энергетикалы кәгазь кирәк булгандыр. Әлбәттә, ул аның кәгазьләре иде, менә шуның икенче ягын файдаланды. Әти кулдан язарга яратты.

Әгәр әсәр яза икән, кичке аш вакытында дүртебезгә әтинең бер-ике көн дәвамында язган бүлеге укыла иде. Гаиләсе аның өчен эксперт төркеме, беренче тәнкыйтьчеләре булды. Шикле, аңлашылмаган җир булса, аны әйтә идек. Ләкин бу әти аны бер тында кабул итә дигән сүз түгел әле. Шуңа күрә безнең кичке ашлар иң бәхетле һәм иң матур вакытлар булгандыр ул. Хәзер ун томлыгы чыкты, архивта, әлбәттә, ун томлык кына түгел, унбиш томга җитәрлек материал бардыр. Менә шул ун томны без барыбыз да тыңлап чыккан кешеләр. Безгә әнә шул бәхет тәтеде.

Әти язганда аның бүлмәсенә керү ясак, аңа якын килергә дә ярамый. Телефоннан сөйләшүчеләр булса да, бик борчыла иде. Чөнки әдәби процесстан чыгу ул бик күңелсез нәрсә. Хәзер инде без аны бик аңлыйбыз, ул вакытта бәлки аңлап та бетермәгәндер дә. Әтигә комачауламауны без үзебезнең бер бурыч дип кабул иттек. Ул чакта аяк очына гына басып йөрисең, телевизорны акыртмыйсың. Әгәр инде әти кәгазьләрен күтәреп бүлмәсеннән килеп чыга икән, димәк тиздән яңа әсәр тыңлау, ягъни театр башлана.

 Шәхес баласы бурычлары

– Шәхес баласы булу авыр да, җиңел дә. Бер яктан миңа бик рәхәт булды, чөнки кайбер юллар җиңел ачылды. Чөнки мин – Мәһдиев кызы, Гомәр Бәширов оныгы. Шуңа күрә уңышларымны, үземнең өлгерүем дип түгел, артымда олпат шәхесләр тора, дип бәяләдем. Хәзер дә шулай. Әле дә миңа ишекләр шулар хакына ачыла. Шәхес баласы булуның авыр якларына килсәң, миңа күп кешеләргә рөхсәт ителгән кайбер нәрсәләр рөхсәт булмады. Без кайчак теләгән җиргә бармадык, сөйләгәндә үлчәп, адымнарны уйлап ясадык. Без кысаларда үстек һәм кысаларда яшәдек. Мин аны әле дә тоям. Шәхес баласы булу ул – ирекләрне чикли торган нәрсә. Чөнки нәрсәнедер дөрес эшләмәсәң, әнә Мөхәммәт кызы нәрсә эшләгән, дип әйтергә мөмкиннәр бит. Шунысы да бар: без моны бер авыр йөк яисә кыенлык дип кабул итмәдек. Ул безгә дөрес юлның чикләрен билгеләүче булды.

Прототиплар

Җәүһәр Галимова:

– Мин Мөхәммәт абыйның апасының кызы һәм «Торналар төшкән җирдә» автобиографик повестеның бик күп геройларын белүем белән үземне ниндидер зур әдәбиятка кагылышлы кеше итеп хис итәм. Прототиплар алар шушы авылдашлар булса да, аның кайберләренең образларына икенче кешеләрнең холык-гамәлләре кереп киткән. Әйтик, Кәшфи абый. Бу – авылыбызның данлыклы трактористы Мөхәммәтнур абый образы. Кәшфи абый образына тагын бер кеше холкы өстәлгән. Ул да булса – тракторчы Харис абый. Мөхәммәт абый аның белән аралашырга бик ярата иде. Заманында әлеге Харис абый Колаңгыр авылыннан калайга утыртып безгә мунча өстерәтеп алып кайткан иде. Ул безнең авылга вакыйга булды инде. Якын образларның тагын берсе – Садри абый. Садри абый кечкенә вакытында ташбаш малай булган. Тау шуганда холыксыз малайларның авыз борынын бозлы бияләе белән уып, елата торган булган. Үскәч ул Мәскәүдә зур дәрәҗәләргә иреште, хәрби кеше булды. Садри абый олыгайгач Низами абзыйларга кайтып йөрде. Бу ныклы, матур нигез. Аңа заманында күренекле артистыбыз Ирек Баһман кызыкты һәм йорт-кураны сатып та алды. Хәзер инде ул нигезгә Ирек абыйның кызы кайтып йөри, дача итеп тота.

Насыйбулла абый – безнең ызан күршесе. Безнең нәсел аны, авыл архивы, дип йөртә. Нинди генә фактик материал кирәк булса, Насыйбулла абыйга эндәшәләр иде. Озын буйлы, зәңгәр күзле, кызгылтрак йөзле бу авыл агае һәрчак ак күлмәктән булыр, үзен пөхтә йөртер. Ул башкалардан киенү рәвеше белән дә, үз-үзен тотышы белән дә аерылып торды. Алар сагындыра. Җор телләре, моңлы тавышлары, үзгә булулары… Сагынган саен кулга шушы китапны аласың… Мөхәммәт абый үзе дә сагындыра. Ни өчен дигәндә, мин әтисез үстем. Әтисез баланы бөтен кешенең тәрбиялисе килә. Ә Мөхәммәт абый шушы кешеләр арасында мине яратуы белән аерылып торды. Аның авылга кайтып керүе була, мин муенына барып асылынам. Кияүгә чыккач кына бу гадәтемнән туктадым. Ул бик озак итеп галимнәр, аспирантура турында сөйли, ә мин аның алдында кымшанмыйча да, аңлаган кадәрен аңлап, тыңлап утырам. Юкса бит тиктормас, шук бала идем. Әни дә, кайчаннан бирле тик утыра, дип гаҗәпләнә торган иде. Ул минем кеше булып формалашуымда да зур роль уйнады. Миңа гаҗәеп саллы сабак бирде. Миңа гына түгел, үз балаларына, туганнарының балаларына да. Беренчедән, алдамаска. Нәрсәдер эшләгәнсең икән, дөресен әйтеп бирергә, хатаңны танырга. Билгеләнгән вакытка соңга калмаска. Шәһәргә килгәч, университетта укыганда аларда яшәдем. Һәрбер утырып ашау, аралашу ул спектакль кебек иде. Ул гаҗәеп пародист, юморист булды. Ибраһим Нуруллин, Шәүкәт Галиев – кемнәргә генә пародия ясамады ул.

Иң кыйммәтлесе, ул миннән шәһәр кешесе ясады. Кайбер кагыйдәләрен искә алыйк әле. Подъездга керәсең икән, ишеген тотып яп. Беренче катта да кешеләр яши ләбаса.

Телефоннан кирәк нәрсәләрне сөйләшү өчен генә файдалан. Мин хәзер дә, берәрсе телефоннан кирәген-кирәкмәсен чәчә башласа, бу кешенең Мөхәммәт абыйсы булмаган шул, дип уйлыйм.

Авыл кадере

Халидә Габидуллина, авылдашы, Мөхәммәт Мәһдиев әдәби музее мөдире:

– Мөхәммәт Мәһдиев авылны кадерләп яшәде, авыл да аны олылады. Гөберчәк өчен ул – авыл тарихын барлап язып калдырган, гади кешеләрне галим дәрәҗәсенә күтәргән шәхес. «Торналар төшкән җирдә» әсәрен без шуңа киләчәк өчен мирас дип әйтәбез. Биредә бит авылның һәр йортында яшәүче кешеләребез кергән. Әсәрдә аларның килеш-килбәте, гадәтләре, йөз-кыяфәтләре, холыкларын гәүдәләндергән, ни өчен кадерле булуларын аңлаткан. Без кечкенә генә авылдан шундый язучы-галим чыгуы белән бәхетле. Беренчедән, ул безне тарихта калдырды. Икенчедән, үзе исән булмаса да, авылга аның игелеге һаман тия. Ул безне юллы итте. Район үзәгеннән еракта, урман буенча урнашкан Гөберчәк авылы бит ул.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү