Мөхәммәтшиннар гаиләсенә – 50 ел

Бүген Әлмәтнең Никахлашу сараенда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның хатыны Луиза ханым белән никахлашуларына 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара булып узды. Алар моннан төп-төгәл ярты гасыр элегрәк – 1970 елның 25 декабрендә гаилә корып җибәргән.


Фәрит Хәйрулла улы бу вакытта «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә КИП слесаре вазыйфасында, ә Луиза Әкрам кызы Миңнебай газ эшкәртү заводының икътисад бүлегендә эшләгән. Алар ике бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта 5 оныклары бар.

Бүген ирле-хатынлы Мөхәммәтшиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. 25 ел бергә яшәп, мәхәббәт һәм үзара тугрылыкка корылган нык гаилә буларак танылган, шулай ук уртак хезмәт нәтиҗәсендә иминлеккә, муллыкка ирешеп, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары буларак тәрбияләгән гаилә парларына бирелә торган иҗтимагый бүләк бу.

Котлауларга «Ватаным Татарстан» редакциясе дә кушыла.


Фикер өстәү