«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллинага 55 яшь: шундый җылы, көләч һәм рәхәт кеше ул!

Безнекеләр

Хезмәттәшем, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире урынбасары Зөлфия Хәлиуллина турында язарга алынуымның сәбәбе бик саллы: ул 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Иң җаваплы эшләрнең берсен башкара ул бездә: газетага яздыру, реклама табу белән шөгыльләнә. Ә моның өчен, аңлашыла ки, шактый күп сыйфатларга ия булу кирәк. Кешеләр белән уртак тел табарга, һәрберсен инандырырга, элемтәләрне ныгытып, күперләрне яндырмаска… Кыс­касы, оештыру сәләте ерактан күренеп торырга тиеш. Зөлфия ханым да шундыйлардан. Әмма эш – эш инде ул, тормышның бер өлеше генә. Үткәннәрне барлап, сөйләшеп утыра торгач, хәтта елашып та алдык без аның белән. Һәркемнең үз язмышы, үз киче­реш­ләре шул…

Сары башлы яшел кыз
Бәләкәй чагында авылдашлары аны очраткач та, теге сары башлы яшел кызмы бу, дип сораштыра торган булганнар. Бу сүзләрнең тарихын Зөлфия ханым менә ничек бәян итә.
– Әтием Нургаян Балтач районының Шода авылыннан. Егет чагында авылдашлары белән чирәм җирләргә, Казахстанга китеп барган. Бер кайтканда әниемне – Арбор авылындагы сөйгән кызы Санияне дә үзе белән алып киткән. Шунда бишәү дөньяга килгәнбез: апаларым Рәсимә белән Мөслимә, абыйларым Рафис белән Харис, мин – төпчек бала. Өченче баласыннан соң әнием чирли башлаган, мине тапкач, авыруы тагын да көчәйгән. Бер яшьлек чагымда Арбор авылындагы әнинең әнисе Зәйнәп әбием мине алмага киткән. Аңа ул вакытта 66 яшь булган. Бер атна барган әбием Казахстанга. Әтием Свердловскига кадәр китереп биргән. Бу соңгы күрешү була. Гыйнвар башында очрашсалар, шул айның 21ендә әтием трактор астында калып, үлеп китә.
Әбием мине авылга мең газаплар белән алып кайтарып җиткерә. Битемә кечкенә генә бер бетчә чыккан була. Кайта-кайта шул азып, бөтен тәнемә тарала. Әбием, күрерләр дә поезддан төшереп калдырырлар, дип куркып, юрганымнан да чыгармый. Зеленка сөртә-сөртә, ямь-яшел булып беткәнмен. Җитмәсә, өстемә дә яшел пинжәк кидергән булганнар. Күргән кешеләр мине әнә шундый – сары чәчле яшел кыз итеп хәтердә калдырып, бер-берсенә сөйләгәннәрдер дә, күрәсең. Поездда әбиемә: «Кая алып кайтасың инде син бу кызны?» – дигәннәр, аны жәлләп. Чөнки ул үзе дә улы Равил һәм килене Фаһирә гаиләсе белән бергә яшәгән. Үзләрендә дә дүрт бала үскән. Әби бер дә аптырап тормаган: «Минем киленем – бик әйбәт кеше, Аллага шөкер. Ходай биргән булса, сыярбыз», – дигән. Бик озак уйланганнан соң, әнием дә, абый-апаларны алып, март аенда туган якка юл алган. Икеләнүе шуңа: без Казахстанда җитеш тормышта яшәгәнбез. Сыерлар да асраганбыз, бакчабыз да зур булган. Ә монда хәтта кайтып керергә дә урын юк. Ярый әле, Равил абый белән Фаһирә апа каршы килмәгәннәр, шунда кайтып төшкәннәр. Әни әле соңрак та: «Кайтып китмәгән булсак, нәрсә булыр иде икән?» – дип уйлана иде. Шулай да без барыбыз да, кайтуыбыз дөрес булган, дигән фикергә килә идек. Ни дисәң дә, нәсел-нәсәп тамырларын җәйгән җир бит.
Бераздан һәр гаилә үз тормышы белән яши башлый.
– Әниебез бик уңган, бер дә тиктормас иде. Үзе текте, бәйләде. Юклыкта булсак та, кимсенеп яшәмәдек, – дип искә ала Зөлфия.


Хыяллар чынга аша

Мәктәпне тәмамлаганда, алар авылда әнисе белән икәү генә калалар. Апалар чыгып китә, бер абыйсы өйләнә, икенчесе – армиядә. Әнисен калдырып китәсе килмичә, Зөлфия бер ел сыер савучы булып эшли. Аннан сыерларны ясалма орлыкландыру операторлыгына укып кайта.
– Авылда өч ел эшләсәм дә, югары уку йортын бетерәчәкмен дигән теләк һәрчак булды. Кемгәдер кычкырып әйтмәсәм дә, журналист булу турында да хыяллана идем. Ул арада авылдагы китапханәче пенсиягә китәргә җыенды. Минем урынга калырсың, диде. Бу – минем өчен бер баскыч иде. Шулай итеп, Казан мәдәният институтына юл тоттым…
Өченче курста укыганда авылдаш егете Фәрит белән кавышалар. 15 ел авылда яшиләр әле. Ике кызлары – Алия белән Әлфияләре дә шунда туа, буйга җитә. Заманалар үзгәрү сәбәпле, Фәрит Казанга йөреп эшли башлый. Аның артыннан исә гаилә дә кузгала…
«Минем журналист буласым килә» дигән хыял да тәки чынга аша бит! Бик инициативалы, милли җанлы, өлгер ханымны «Шәһри Казан» газетасына реклама бүлегенә эшкә чакырып алалар. Үзе язмаларын да яза, оештыру эшләре белән дә кайный, әллә нинди кызыклы бәйгеләр дә уйлап чыгарырга өлгерә ул, баш мөхәррир урынбасары булып күтәрелә. «Шәһри»нең республика газетасы булып районнарга таралуында аның роле бик зур. Хәзер исә без аның өлгерлеге, эш дип янып йөрүенә сокланабыз. Беребезгә дә сер түгел: шәхси вакыт, гаилә белән аралашуга азрак вакыт калу, кайчак сәламәтлек бәрабәренә дә ирешелә шул уңышлар…
– Берәр яхшы язма чыкса, кешеләр укымыйча кала бит инде дип кайгырам, – ди Зөлфия. Ышанабыз, чөнки ул авылларга баргач, җәяүләп, һәр йортка кереп, газета таратып йөрергә дә иренми. Машинада барганда, җае туры килгәндә, тәрәзәне ачып кулларына булса да тоттырып китә. – Кайчагында, сезнең хөкүмәт газетасында ни булсын инде, диючеләргә ачуым да чыгып куя. Югыйсә укып та карамаган бит әле ул аны, ә нәтиҗә ясый. Андыйларга: «Берәр авырлык төшсә, син бит, яклау эзләп, шул хөкүмәт ишеген ачасың», – дим… Газета чыгару – ул бик зур хезмәт бит. Тиешле дәрәҗәдә бәяләнсен иде…
Газета тормышы, милли рух аны күп нәрсәләргә өнди. Менә өч ел рәттән хәләл җефете, кызлары Алия, Әлфия белән татарча милли көндәлек нәшер итәләр.
– Көндәлекләрне кулланырга гомумән яратам, кайда күрсәм, шунда актарына башлыйм. Нигә татарчасы юк икән, дигән сорау күптән бимазалый иде, – ди үзе бу хакта. Кызлары да үзе кебек үк милли җанлы, бик тәрбияле, укымышлылар. Татарча премьера, татарча яңа китап, яңа проект – Хәлиуллиннар гаиләсе мондый бер яңалыкка да битараф түгел. Гомумән, бик бай җанлы, матур гаилә алар, күз тимәсен.
…Без аны кояш белән чагыштырабыз: шундый җылы, көләч һәм рәхәт кеше ул! Юбилее белән котлап, Зөлфия ханымга һәм аның гаиләсенә түгәрәк бәхет телибез. Балаларыңның игелеген күреп, тигезлектә, иминлектә, исәнлектә яшәргә язсын!

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА


Фикер өстәү