6 метрлы кар бабай ясаган Василий Архипов: «Нигә әле авылны матурламаска?!»

Малмыжка авылында яшәүче Василий Архипов капка төбендә 6 метр биеклектәге 2 тонна кардан ясалган Кар бабай сыны ясаган.
– Кечкенәдән рәсем ясарга ярата идем. Моннан 5 ел элек Мамадышка барып, аның Яңа ел алдыннан матурлап бизәлгәнен күреп кайттым. Шуннан соң башыма нигә әле авылны да матурламаска дигән уй килде. Ул чакта ясаган Кар бабаем 2 метр гына иде. Елдан ел биеклек арта, – ди ул. – Сын ясауның бер авырлыгы да юк. Бар проблема кар җитмәүдә. Әгәр кар күп булса, Кар бабай да зуррак булыр иде. Олы гәүдәле булгач, башына чиләк урына табак, сәдәфләрне резина кисәкләре, борындагы кишерне самовар торбасы алыштырды. Авыл аша узучылар кереп фотога төшәләр. Кешегә ошагач, мин шат кына.
Кар бабайны 15 көндә ясыйлар. Василийга күршеләре, балалары булыша.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү