Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов: «Минем өчен халыкка акча эшләү мөмкинлеге тудыру мөһим»

Тәтеш икмәген Иранда да ашыйлар. Табигатен күрер өчен чит илләрдән кадәр киләләр. Бирегә ел саен  50 мең турист сәяхәт кыла. Киләсе җәйдә шәһәр урамнарын шампунь белән юа башлаячаклар. Райондагы үзгәрешләр хакында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән сөйләштек.

– Рәмис Хатыйпович, Тәтешнең иң зур байлыгы дип нәрсәне атар идегез?

– Иң зур байлык – күпмилләтле халкы. Монда гомер-гомергә рус, татар, чуаш, мукшы халкы тату яши. Табигате матур, халкы  гади, эшчән. Район үзәге – борынгы сәүдәгәрләр шәһәре, халкы да башкачарак. Мин – биредә җиденче ел район башлыгы. Җитәкче халыктан башка берни дә эшли алмыйм. Кешеләр белән уртак тел тапсаң, эшләп була. Минем өчен бу бик мөһим.

– Сез җитәкчелек итә башлагач, районда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 4 тапкыр арткан. Моңа ничек ирештегез?

Соңгы 5–6 елда район шактый үзгәрешләр кичерде. Бездә авыл хуҗалыгы  – төп тармак. Инвесторлар юк, колхозлар системасы сакланган. Икмәк үстерү буенча лидер саналабыз. Чөгендер буенча уңышлар әйбәт. Авыл хуҗалыгы продукциясен  җитештерүне берничә тапкыр арттырдык. Киләчәктә тагын да  күбрәк уңышларга ирешербез дип өметләнәбез. Технологияләрне яңарттык, 3 миллиард сумлык техника гына сатып алдык. Техника алу өчен дәүләттән 40 процент  субсидия бирелде. Торак, техника паркы, складларны төзекләндерергә республика Президенты ярдәм итте. Акча булгач, кеше дә кызыгып эшли.

Тәтешне балыктан башка күз алдына китереп булмый. Сәнәгать өлкәсендә дә башка районнарны кабатламыйсыз…

– Районда моңа кадәр күп нәрсә ябылган иде, сәнәгать мәйданчыклары ачылды. Бүген 7 резидент эшли. Пыяла пакет, минераль су заводы ачылды. Ике балык заводы  булдырдык.  Республикада беренчеләрдән булып җәен балыгы үрчетеп, аны эшкәртәбез. Соңгысының куәте 100 тоннага исәпләнгән. Инерт материаллар җитештерәбез. Механик заводта вертолетлар өчен төрле комплектацияләр эшләнә. Ул Казан вертолет заводының  бер бүлекчәсе булып тора. Монда да  җитештерүне 4 мәртәбә арттырдык. Икмәкханәне яңартып, 50 мең тонна икмәк һәм башка  продукцияләр җитештерәбез. Ике арада килешү буенча ашлыкны Иранга җибәрәбез. Боларны мин юкка гына сөйләмим, бу  – халык өчен эш урыннары дигән дә сүз.

Бүгенге вазгыятьтә туристларны җәлеп итү дә җиңел  түгелдер. Аларның саны кимемәдеме?

– Туризм буенча  да эшләр җайланды. Башка елны 60 мең турист  кабул итә идек. Быел авыррак булса да, Тәтеш белән кызыксынучылар саны  әллә ни кимемәде:  безгә 50 мең турист килде. Минем өчен халыкка акча эшләү мөмкинлеге тудыру мөһим. Такси, автобуслар эшли, тамак ялгар өчен кафега керәләр, җырлап-биеп торучысы бар. Балыкның да ниндиен генә сатмыйлар. Бал саталар, чәен ясап эчертәләр. Балык һәм бал тәкъдим иткән җирдә генә  30–40лап  сатучы бөтерелә. Музейда элек 2–3 кеше эшләсә, хәзер аларның саны 25кә җитте. Хәзер Молостовлар  утарын ясап бетерәбез, хезмәткәрләр тагын артачак. Нәрсәгә җыям соң бу кадәр белгечне дип тә  куям кайчак. Әмма Тәтеш халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле урыннарын алардан башка күрсәтеп  булмый бит. Идел буе рәхәт, һавасы саф. Безгә  рәхәтләнеп ял итәргә килегез.

Шуның кадәр туристны җәлеп итәр өчен матурлыгын да тудырырга, чисталыгын да сакларга кирәк…

Шәһәрне чистартуга зур игътибар бирәбез. Моңа кадәр  техник хезмәт күрсәтү буенча бер генә  предприятие  дә юк иде. 20ләп техниканы үз эченә алган оешма булдырдык. Җәй көне шәһәр урамнарын шампунь белән юдырта башлыйм.  Мәскәүдәге Халык фронтыннан килгән белгечләр: «Сездә шундый чиста», – дип сокланып киттеләр.  Чистартабыз, матурайтабыз. Үскән печәнне, әрем, кычытканны елга 10–15 мәртәбә генә чабабыз, ахры. Посадкалардагы агачларның төпләрен акшарладык. Әйләнә-тирәбез ал да гөл булсын, Тәтешем халкының, килгән кунакларның күзен иркәләп торсын. Шуңа күрә чәчәкләрне дә мулдан утыртабыз. Ике тапкыр грант оттык. Бу акча шәһәрне ямьләндерү өчен тотылды. Бүген  районда бөтен шартлар тудырылган. Өстәмә белем бирү үзәкләре, мәктәп, бакчалар, хастаханәләр төзекләндерелгән. Зарланырга һич тә урын юк.

Спорт буенча да горурланырлыгыгыз бар. Мәргәнчеләр, чаңгычыларны ничек тәрбиялисез?

– Дөрестән дә, стендка ату буенча Россия җыелма командасы әгъзаларының  яртысы – тәтешлеләр. Бу – Олимпия спорт төре. Бездә чемпионнар,  спорт мастерлары яши.  Әлеге өлкәне үстерергә Рөстәм Миңнеханов та булышты. Мактанып әйтүем түгел, безнеке кебек стенд беркая да юк, алты стендыбыз бар. Чаңгы трассасын халыкара таләпләргә туры китерергә җыенабыз. Көрәштә дә калышмыйбыз. Россия  күләмендә танылган өч чемпион белән горурлана алабыз. Бассейн да халыкны үзенә тарта. Яшьләр йөзү буенча илкүләм ярышларда җиңә башлады, җиңел атлетларыбыз бар. Сәламәт яшәү рәвешен һәрвакыт хуплыйбыз.

Сәрия Мифтахова

 

Сан

Тәтештә яшәүче руслар – 34, татарлар – 33, чуашлар – 20, мукшылар 10–12 процент тәшкил итә.

 


Фикер өстәү