Миннур Шәмсетдинов: «Бәбине Питрәч флагы һәм гармун белән каршы алдык»

Питрәч районының Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдиновның авылы өчен янып-көеп яшәве хакында “ВТ”ның алдагы саннарында язган идек инде.

Ул чакта хатыны Ольга белән бәби көтүләрен дә хәбәр иттек. Менә ниһаять, бүген кызлары Назлыны өйгә алып кайталар. Бәби каршылау гадәти генә түгел. Миннур сабыен Казанның 1 бала табу йортыннан Питрәч флагы белән каршы ала.


– ТАССРның 100 еллыгында туган бала бит. Сабыйлар туа торсын, милләтебез яшәсен, – ди ул.
Назлыны каршы алырга туганнары, якыннары белән гармунчы Мәхмүт абый да килгән.
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү