Илшат Әминов: «Бер татар калганда да, татарча газета-журналлар чыгарга тиеш»

Татарстанда Басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе оештырылды.

Мондый башлангыч белән әле декабрь аенда гына  республиканың Журналистлар берлеге  чыккан иде. Озак тотмадылар, эшкә дә керештеләр.  Чөнки әлеге тәкъдим  бик күпләрне кызыксындырды. 23 декабрь көнне  оешма гамәлгә куелды, аның  14 әгъзасы пәйда булды. Рәисе итеп «Казанские ведомости» газетасы мөхәррире Венера Якупова сайланды.

Бу оешма нәрсә эшләргә җыена һәм ни өчен кирәк соң?  Ул, беренче чиратта,  вакытлы басманы, нәшер итүчеләр һәм полиграфия продукциясен  тарату  базарын үстерү турында кызыксынучыларны берләштерү өчен  дип тәгаенләнә.  Бүген, ни кызганыч, вакытлы басманы тарату өчен  махсуслашкан  урыннар белән тәэмин ителеш буенча Татарстан Россиядә бары тик  74 нче урында гына.  Шуңа күрә дә Ассоциация әгъзалары беренче чиратта газета-журналлар сатылучы киоскларны саклап калырга кирәк дип саныйлар.

– Бүген  җәмгыятебездә  ни өчендер кәгазь продукциянең киләчәге юк дигән караш  яши. Мин моның белән килешмим, – диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе һәм Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов. – Ниһаять, берләшә алдык. Мин моңа бик шатмын. Безгә беренче чиратта милли басмаларга игътибарны юнәлтергә кирәк.  Җир йөзендә бер генә татар калганда да, татарча газета-журналлар чыгарга тиеш.

Бу фикергә Венера Якупова да кушылды:

– Чит илләрдә санлы технология искиткеч алга киткән. Мәсәлән, бу җәһәттән  Японияне башка илләр белән чагыштыра торган да түгел бит. Шул ук вакытта анда газета-журналлар сату өчен  5 катлы  бина файдаланыла. Иң мөһиме, ул бер дә буш тормый. Халык бик теләп йөри. Димәк, хөкүмәт дәрәҗәсендә шартлар  тудырырга кирәк. Шул ук вакытта халык газета-журналлар алу өчен якындагы киоскларга да йөри. Ни кызганыч,  аларның саны да  гел кимүгә таба бара.  Элек илебездә шундый объектлар 42 мең булса, хәзер яртысы да юк. Бүген берәр чара күрелмәсә,  киосклар юкка чыгып, китап кибетләре ябылып, ярык тагарак янында утырып калуыбыз бар. Халык үзеннән-үзе цифрлы технологиягә күчәчәк.  Телефоннар, гаджетлар кулда бит, ерак барасы юк. Нәтиҗәдә дөрес яза, сөйләшә белми, озын текстларны укырга яратмый торган  буын пәйда булачак.  Алар инде классик язучыларыбызны да үз итмәсләр, хәтта «Коръән», «Библия» кебек  шәхесне формалаштыручы китаплар да ят булачак.

Ассоциация составына керүчеләр бу максаттан Бауман урамындагы элеккеге «Матбугат йорты» кебек аерым бина булдыруны да күздә тоталар. Анда сату эшләре белән генә шөгыльләнмичә, төрле чаралар үткәрергә дә мөмкин булыр иде, диләр.

Дөрес, ассоциация төзелде дә, барысы да яхшы булачак дигән сүз түгел әле бу.  Төрле каршылыклар да килеп чыгар дип фаразлыйлар.  Мәсәлән, басмалар арасында аудиторияне яулау буенча көндәшлек мәсьәләсе килеп туарга мөмкин.

Үрнәк алырлык  оешмалар да  бар икән үзе.

– Воронежда юлын тапканнар, – диде бу җәһәттән Венера Якупова. –  Киоскны куйганда  чыгымның 50 процентын хөкүмәт үз өстенә ала.  Беренче елда эшмәкәрләрне аренда түләвеннән бөтенләй азат итәләр… Әмма бу да бик аз. Ничек кенә булса да, безнең тармакка  беркайда да игътибар җитеп бетми. Җиң сызганып эшкә тотынуыбыз да шушы проблемаларны хәл итү өчен иде.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү