Раяз Фасыйхов: «Хатларны алып киткән, мандаринны ашаган, вафлины тешләгән!»

Өстәл тулы тәм-том, чыршы төбендә төрледән-төрле бүләкләр, киләчәккә өмет һәм могҗизага ышану. Яңа ел төнен һәрберебез төрлечә уздырсак та, теләкләр бер кала. «Ни хәл?» сәхифәсендә Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховтан да быел иң истә калган Яңа ел киче турында сораштырдык.

-Без Яңа елга ел саен ныклап әзерләнәбез. Чыршы куябыз. Ләкин ясалманы. Мин чын чыршыларны жәллим, исе чыксын өчен суга ботакларын куярга була. Күбрәк Яңа елны кызым белән улым көтә. Без Рамазан белән чыршыны урнаштырып, корып бирәбез, кызым Венера белән әнисе Люция аны матур итеп бизиләр. Балалар чыршы төбендә Кыш бабайга хат та калдырганнар. Кыш бабай аларны алырга килгәч, ашыйсы килсә дип, мандарин  чистартып, янына вафли куйганнар… Кыш бабай килгән! Хатларны да алып киткән, мандаринны ашаган, вафлины тешләгән! Моңа өстәп балалар элеп калдырган бияләйгә шоколад та салган! Әй балаларның сөенүен күрсәгез! «Әйтәм бервакыт төнлә суык булды, Кыш бабай кергән икән», – ди кызым.  Кыш бабайга рәхмәт инде, бүләкләрен көтәбез.


Фикер өстәү