Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыкның гозерен үтәсәк, ышаныч булыр»

Дәүләт Советы Рәисе, журналистлар белән очрашып, үтеп баручы елга нәтиҗә ясады. Сөйләшү озакка сузылды. Фәрит Мөхәммәтшин парламентта башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап кына калмады, Дәүләт Думасындагы депутатлар составы, киләсе елдагы сайлау, халык санын алу, Конституциягә үзгәрешләр кертү, пандемия хакында да сөйләде.

Сүзнең коронавирус пандемиясе турында башлануы гаҗәп түгел. Вакыйгалар парламент эшчәнлегенә дә йогынты ясады.

– Пандемия күп әйберләргә күзне ачты. Вирус безне тәртипкә, битлек кияргә өйрәтте. Авыр вакытта без халыкның бердәмлегенә сокландык. Пандемиядә күпме кешеләрнең, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, башкаларга булышуын күрдек. Волонтерлар актив булды. Тагын бер әйбер: хөрмәт артты. Элек укытучыларга, табибларга мондый караш бар идеме? Бәхетсезлек булмаса, бәхетнең ни икәнен белмәс идек, – Фәрит Мөхәммәтшин.

Көз көне, Буага волейбол ярышына баргач, тамашачының битлек кимәгәнен күреп шаккатканын исенә төшерде.

– Бик күп кеше башта вируска ышанмады. Битлек кимәде, сакланмады. Шулай итеп, чир таралды. Буада, ник битлегегез юк, дигәнгә, «Ул вирус сезнең Казаныгызда гына, безгә килмәде», – дип утыралар иде. Әле ярый, битлек таратып чыктык. Хәзер инде авыру үзен күрсәтте. Соңгы арада үлемнәр дә күп. Халык чирнең куркыныч икәнен аңлый, – диде парламент җитәкчесе.

Депутатлар үзләре дә, ярдәм йөзеннән, табибларга үз акчаларына махсус киемнәр, битлекләр алып биргән. Әле менә Яңа ел төнендә эшләүче табибларга да Дәүләт Советы исеменнән күчтәнәчләр таратып чыгачаклар икән.

– Яңа ел алды ул – нәтиҗәләр ясау гына түгел, башкаларны сөендерү дә. Бездә «Теләкләр чыршысы» акциясе матур гына традициягә кереп бара. Кая гына барсак та, сабыйларның теләген үтибез. Тимерлан исемле малайдан хат алдым. Планшет сораган. Үзем илтә алмасам да, бүләкне шушы көннәрдә тапшырырмын дип уйлыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, кеше җыеп оештырылган очрашулар, чаралар азрак булды. Эш сәфәрләре азрак булу сәбәпле, депутатлар 4 миллион сумга якын акчаны янга калдырган. Акчаны Татарстан бюджетына кайтарып бирәчәкләр.

Киләсе ел планнарына килгәндә, Дәүләт Советы Рәисе халык санын алу буенча да фикерен җиткерде.

– Татарлар санын киметмәскә иде. Россиядә татарлар 5 миллионнан артык. Үзен татар дип яздыртмаганы күпме? Шуңа да чит илләрдә яшәүче татарлар янына барып сөйләшү кирәк. Аларның санын алмыйлар. Пенза, Саратов, Ульяновск татарлары бар, Нижгар мишәрләре дә бар бит әле, – диде ул. Киләсе елда телләргә аерым караш буласын да җиткерде. – Өч телле мәктәпләр турында сөйләшү күптән барды. Алар быел да ачылды, киләсе елда да булачак. Республикада исә татарча өйрәнү дәвам итә. Татарча белмәгән һәм татарча сөйләшмәгән түрәләр тел өйрәнә. Без балаларны мәктәптән үк күптеллелеккә өйрәтергә тиеш. Татар теле дәреслекләрен дә җиңеләйттек. Кеше аңларлык китап ясадык, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин, елга нәтиҗә ясап, киләсе елда эшләрнең тагын да күбрәк буласын искә төшерде.

– Сайлауга әзерләнәбез. Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар күбрәк булган саен, безнең ихтыяҗларның үтәлүенә өмет зур, – диде ул. – Дөрес,  кайсыларының эшеннән кайчак канәгать тә түгелмен. Әмма без уртак эш белән шөгыльләнәбез – республика халкының тормышын кайгыртабыз. Халыктан килгән 2019 елгы наказларны үтәп бетердек. 2020 елныкыларның шактые тәмамланып килә. Ышаныч булсын дисәк, эшләргә дә эшләргә безгә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү