«Ил ришвәт, караклык һәм ялган сазлыгына бик тирән кереп батты»

Кемерово өлкәсенең Проковьевск районында телефон караклары бер мәктәп директорын талаган. Директорны ятьмәгә эләктерү өчен, алар Гогольнең «Ревизор» комедиясендәгегә охшаган сюжет уйлап тапкан: үзен өлкәнең прокурор урынбасары дип таныткан ир кеше Мәскәүдән мәктәпкә комиссия киләчәген әйткән. Имештер, комиссия әгъзаларының берсе туган көнен бәйрәм итә икән. Менә шуны котлау өчен чәчәкләр, шампан шәрабе һәм бүләк алырга 100 мең сум гына акча кирәклеген аңлаткан. Директор сөйләшүне чынга алган, караклар хисабына ашыгыч рәвештә 52 меңне күчереп тә куйган.

Күрәсең, җитәкченең эшләре бик үк чиста түгелдер, куркыр нәрсәсе булмаса, тикшерүчеләрнең күңелен ришвәт түләп җылытырга ашыкмас иде. Педагог өчен 52 мең бик кечкенә сумма дип әйтеп булмый, хәләл булса, андый акчаны алай тиз генә кулдан ычкындырасы килми. Күрәсең, мошенник та оста психолог булып чыккан, кемнең кайда нечкә җире барын яхшы чамалаган. Бу вазгыятьнең тагын бер нечкә һәм караклар өчен оттырышсыз ягы бар бит әле. Җинаятьләр кодексында ришвәт алган өчен генә түгел, биргән өчен дә статья бар. Караклар, күрәсең, директор ришвәт дип акчаны күчерер дә, алданганын белгәч, эчтән тынар дип уйлаган. Тик алар уйлаганча килеп чыкмаган инде. Тикшерүчедән ришвәт түләп котылырга теләгән җитәкче үзенең бу гөнаһын яшереп тормаган. Талану очрагы турында мәгълүмат шулай итеп Кузбасс прокуратурасы сайтына эленгән, халыкка фаш ителгән.

Монда көләргә була, еларга да мөмкин: ил ришвәт, караклык һәм ялган сазлыгына бик тирән кереп батты. Әйе, прокуратура хезмәткәрләре дә, югарыдан килгән комиссия әгъзалары да, министрлар һәм педагоглар да, губернаторлар һәм башка катлау чиновниклар да акчалата ризалатканны бик яраталар. Суммалар гына аерыла, хәрам малга омтылыш күңелен яулап алмаган бер генә профессия вәкилен дә табып булмый хәзер. Бер төн эчендә генә дә газета хәбәрчесенең телеграм-каналына ришвәтчелек очраклары турында дистәләгән хәбәр ява. Барысы да – фаш ителгән очраклар гына. Кемнәрдер үзләреннән түбәнрәк баскычтагыларны кысып, мал тупларга ашыга, кемнәрдер карьераның югары баскычына үрләр өчен миллионнарны кызганмый.

Бер дә табышлы булмаган эшләрне майтару өчен дә байтак акча түгә кешеләр. Менә Мәскәү дәүләт педагогика университеты ришвәтчеләре турындагы рәсми хәбәр. Диссертация советы рәисе Елена Леванова һәм аңа аркадаш берничә профессор, диссертацияне уңышлы яклауны оештыру максаты белән, яшь галимнәрдән ришвәт җыйганнар. Ришвәтне биткоиннарда үзләренең аноним кошелокларына алганнар. Бер биткоинның хәзер күпме торуын беләсездер инде? Тикшерүчеләр Леванованың өендә криптовалютадан кәгазь валютага әйләнеп, конвертларга тутырып куелган байтак акча тапкан. Диссертация – биткоин – кәгазь акча конвейеры шулай итеп туктаган. Җиңел акчага ияләнгән диссертация советы әгъзаларына – хөрмәтле профессорларга хәзер Тикшерү комитеты бусагасын таптарга туры киләчәк.

Менә мондый фактлар сәгать саен дистәләп-дистәләп өскә калкып чыга. Нәфеснең малга омтылышы чиксез аның, монысы шик уятмый. Әмма «намус», «оят» дигән төшенчәләр дә бар бит. Болар бик аз гына калса да, адәм баласының күңеле тынычсызланып торырга тиеш. Дөрес, караклык һәм ришвәт тәгәрмәче бик кызу әйләнә башлагач, җанны игәүли торган ул хисләр бик тиз коелып каладыр, кем белә. Әмма кеше күңеле барыбер тынычлык тапмый. Көч куеп һәм тир түгеп табылмаган хәрам мал адәм баласын бәхетле итми. Кулга акча кергәндә, кеше берникадәр ләззәт кичерә, билгеле. Бәхет гормоны дип аталган матдәләр бүленеп чыга тәнгә. Әмма бу, бердән, кыска вакытлы, икенчедән, ул ләззәт бәхет түгел. Комфорт зонасында яшәү кешене болай да эштән чыгара, йөрәкне тутыктыра, корсакка май катламы җыелып, сәламәтлек бетә җитмәсә. Ә инде ул зонага тыелган акчалар күтәреп аяк бассаң, гомерлек стресс һәм мәңгелек газап белән генә бүләкләнәсең. Бәхет әйләнеп үтә кеше тирәсеннән.

Бу – тормыш тәҗрибәсе белән расланган, фән тарафыннан исбатланган факт. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2025 елга депрессиянең симерү һәм шикәр диабетыннан соң өченче урында торачак чир булачагын әйтә. Әмма вазгыятьнең кызык ягы шунда: фәкыйрьләр түгел, матди тормышлары нык булганнар интегә күпчелек очракта бу чирдән. Караклар һәм ришвәтчеләр – боларның алгы сафында. «Америка тавышы» телевидениесенең бер материалын аз гына тәрҗемә итеп бирик әле. «Бәхетнең катлаулы формуласы» дип атала ул. «Америка психологиясендә модалы тема колач җәеп бара. Аны «Байлык (материальлек) һәм аның тискәре нәтиҗәләре» дип атарга була… Комсызлык җанда тискәре чагылыш таба. Клиникалар чаң суга: матди байлык артыннан куу кешене «киптерә». Практиклык кешелекле мөнәсәбәтләрне үтерә һәм үзбәяне түбәнәйтә, ул депрессия куркынычы тудыра, һәм, чынлап та, кешене бәхетле итә торган нәрсәләргә гаиләгә, дусларга, кызыклы шөгыльләргә тотарга мөмкин булган вакытны ала…» Американнарга өстәп нәрсә әйтик? Хакыйкать бит инде: тормышның максаты итеп матди байлыкны куйсаң, финишка барып җиткәнче үк хәлдән таясың, бервакыт тормышның кызыгы калмый.

Юк, кеше мул тормышта яшәргә омтылырга тиеш үзе. Матди кыйммәтләрдән башка бу дөнья сынавын үтү кыен. Без, мөселманнар: «Бу дөнья безнең өчен яратылды, без ахирәт өчен яратылдык», – дибез. Безнең өчен яратылган икән, димәк, ул безгә хезмәт итәргә тиеш, без аңа түгел. Матди байлыкларны без файдаланабыз. «Акчаның исе юк» дигән гыйбарә безнең өчен түгел. «Акчага сәламәтлекне, дуслыкны, мәхәббәтне сатып алып була. Кем алай түгел дип әйтә, мин беренче булып аның йөзенә төкерәчәкмен», – дип игълан иткән Березовскийны гына искә төшерик. Үзе санаганнарны түгел, җан тынычлыгын да  сатып ала алмады бәхетсез олигарх, тормышы фаҗига белән төгәлләнде.

Әти-әни баласы бәхетле булсын өчен ниләр эшли әле? Әйе, әйе, аны абруйлы уку йортында укытып, карьерага яшел келәмнән юл җәяргә тырыша. Алдаша шул максатка ирешү өчен, күп акча тота, ришвәт бирә, юлда булган көндәшләрне алып ташларга тырыша. Беләсезме, иң яхшы белемне Англиянең хосусый мәктәп-пансионнары бирә. Бала аларны тәмамлаганда ук яхшы элемтәләргә ия була, хезмәт баскычыннан уңышлы күтәрелә, аннан яхшы эшмәкәр чыгарга мөмкин. Корыч ихтыяр, нык холык та тәрбияли дип әйтәләр ул мәктәпләрне. Андый уку йортларын тәмамлау бик яхшы визит карточкасы булып хезмәт итә. Дөньяның мәртәбәле университетларына юл ачыла. Аларда Россиядән 2,5 мең бала белем ала икән. Түләү британнарның үзләре өчен дә кыйммәт: бер елга 47 мең доллардан артык. Бездәге яхшы фатир бәясе диярлек. Әмма бу мәктәпләрнең бер кимчелеге бар: бала белемле, карьерасына юл ачык, тик бәхетле түгел. Британиядә мәктәп-пансионнарны үткәннәр өчен махсуслашкан психотерапевтлар челтәре эшли. Әйтүләренә караганда, аларның алдагы тормышларында психологик проблемалар барлыкка килә. Беренче булып бу турыда Британия матбугатында психотерапевт Ник Даффелл 1990 елда ук язып чыккан икән. Газетада язмасы чыккач, шулкадәр күп хатлар алган: алар тау булып өелгән, «Коридорга ишекне ачып булмый иде», – ди табиб. Хатларны кемнәр язганын аңлыйсыздыр инде. Шуңа күрә табиблар баланы кече яшьтән пансионнарга җибәрмәскә киңәш итә. Карьера хакына, киләчәктәге мул тормыш хакына гаиләдән аерылган балалар шәхесе имгәтелгән бәхетсезләргә әверелә. Нәкъ балалар йортында тәрбияләнгән ятимнәр хәлендә калалалар: гаилә тормышында, интим мөнәсәбәтләрдә проблемалар туа, үзләрен әти-әни ролендә уңышсыз күрсәтәләр. Британия табиблары бүген шулай дип чаң суга. Боларның әти-әниләре, күпме акча тотып, балаларына белем бирде, тик бәхет бирә алмады. Баланы киләчәктә акча эшләүче генераторга әйләндерү аны бәхетсез итә. Тормыштан ямь тапмый торган биороботлар барлыкка китерә.

Бәхетле булуның исә кагыйдәләре бөтенләй башка. Альтруизм – башкаларга риясыз ярдәм күрсәтү кеше тормышын тулы канлы итә, аны бәхет белән тутыра, ди психологлар. Моның кызык ягы тагын шунда: кешеләргә ихлас матди ярдәм күрсәтүченең малы кимеми, ә арта. Бу хакта изгеләрнең берсе Суфьян әс-Сәүри: «Муллыкта яшәгәндә изгелекне күп кыл һәм муллык тагын да артыр», – ди. Менә бит бәхеткә омтылып, мул тормышта яшим дип ришвәт ала, башкаларны талый кешеләрнең бер ише һәм үзенә үзе кайгы-хәсрәт ишеген ача, икенчеләре изгелек эшли дә бәхеткә юл таба. Беренчесе бу дөнья тормышын да җимерә, ахирәтен дә һәлакәтле итә, икенчесе ике дөнья бәхетенә ирешә.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү