Россия Кубогында Татарстан көрәшчеләре Башкортстан командасын отты

Казанда көрәш буенча Россия Кубогы ярышы узды. “Ак барс” көрәш сараенда Татарстан һәм Башкортстан егетләре очрашты. 9 үлчәү авырлыгында узган бәйгедә хуҗалар өстенлеккә иреште.

Россия Кубогы бәйгесе җиңүчеләре:
60 килога кадәрге үлчәү авырлыгы: Алексей Абрамов (Татарстан)
65 килога кадәрге үлчәү авырлыгы: Габдеҗәлил Сөләйманов (Татарстан)
70 килога кадәрге үлчәү авырлыгы: Айназ Тимеров (Татарстан)
75 килога кадәрге үлчәү авырлыгы: Рафаэль Калимуллин (Татарстан)
80 килога кадәрге үлчәү авырлыгы: Рамил Галимов (Башкортстан)
85 килога кадәрге үлчәү авырлыгы: Рәсим Шириев (Татарстан)
90 килога кадәрге үлчәү авырлыгы: Айгиз Зәйнетдинов (Башкортстан)
100 килога кадәрге үлчәү авырлыгы: Айнур Сыртаев (Башкортстан)
100 килодан зуррак үлчәү авырлыгы: Рамил Айзатуллов (Татарстан)


Фикер өстәү