«Все равно убили ведь, сыер жалко»

Яшьрәк чакта дуслар белән очрашкач, гадәттә, кайсы бәйрәмдә ничек гүләйт итүләр, бер атна эчендә ничә кызны озатып куюлар турында сөйләшәсең бит инде. Хәзер исә бар сүзебез – нинди сырхаудан нинди дару эчү, кан басымының ничек уйнавы һәм, әлбәттә, балалар, оныклар турында.

Күптән түгел бер дус зарланып алды әле, алты яшьлек оныгы сораулар биреп тинтерәтеп бетерә икән моны. Беркөнне ашарга утыргач, «котлета из какого мяса?» – дип сораган. Кызганыч, хәзер ике дәүләт телен катыштырып, йә «өлкән агай» теленә өстенлек биреп сөйләшүче буын барлыкка килде бит. «Дау атика», «дау аника»лар тырыша-тырыша урыс телен чарларга мәҗбүр. Шунсыз оныкларга әйтәсе сүзне әйтеп аңлатып җиткерә алмыйсың. Хәер, сүзем бу хакта түгел, дустымның оныгы кәтлитнең «говяжий» икәнен ишеткәч, «говядина что за мясо?» – дип төпченә башлаган.

– Это сыер, му, корова, – диләр моңа.

– Корову убили, да?

«Дау атика» – гаилә башлыгы бит инде. Баш миенең бөтен күзәнәкләрен эшкә җигә дә: «Улым, ни бит, кайбер короваларны специально для мясо держат, патум магазинда продают», – ди.

– Все равно убили ведь, сыер жалко, – дип онык кәтлит ашаудан баш тарта. Дустым: «Син укыган кеше чүтеки, синең оныгың да «сыер жалко» дип ит ашамаса, ничек аңлатыр идең?» – ди.

Мин дә әллә ни әйтә алмам кебек шул алты яшьлек сабыйга. «Бу дөньяда бөтен җан ияләре берсен берсе ашау өчен яратылган», – дия алмыйм бит инде. Әле онык: «Кешеләр дә берсен берсе ашыймы?» – дип сорарга да мөмкин. «Юк», – дисәң, алдау була, дөресен әйтсәң, сабыйның психикасын бозасың.

Бала күңеле башланмаган, чиста дәфтәр кебек. Тора-бара дәфтәр битләренә бик күп нәрсәләр язылыр, кайбер битләре пычранып та бетәр.

Мин табигать һәм җәмгыять законнарын чагыштырып, тәңгәлләштереп фәлсәфә корырга яратам, табигать законнарының иң камил булуына шигем юк. Чөнки, алар кеше тарафыннан язылмый, алар парламентларда тавышка куелмый, аларга әледән-әле төзәтмәләр дә кертелми, тормыш белән ярашып-килешеп яши бирәләр.

Җәмгыять законнарын тәнкыйтьләргә тел бармый. Алар да катып калган догма  түгел, үзгәрешләр кичерә. Кайберләре юкка чыга, алар урынына башкалары языла. Әмма кайчак аерым бер шәхес ихтыярына буйсынып, аерым социаль төркемнәр мәнфәгатен кайгыртып законнар кабул ителә. Мондый хәл җәмгыятьтә ризасызлыклар тудырырга да мөмкин. Әмма син аларны берсүзсез үтәргә тиеш һәм «сыер жалко» дип өстәл яныннан торып китә алмыйсың инде.

Боларны дустыма сөйләмәдем, үзалдыма уйланып утырам әле. Әгәр җәмгыять законнары табигать законнары белән тулысынча тәңгәл килсә, кешелек кая барып чыгар икән? Мөгаен, зур фаҗигаләргә тарымас. Бит без, тулы камиллек бары тик табигатьтә,  дияргә яратабыз.

2021 ел – Көнчыгыш календаре  буенча ак Үгез елы. Яңа ел табынына «говядина» куймаска киңәш ителә. Бәндә баласы үгезгә карата шәфкатьле булырга, аңа ярарга тырышырга тиеш. Бу хакта бернинди закон юк, җан ияләренә мөнәсәбәт – кешенең күңел халәте, йола-гадәтләргә тугрылык саклавы. Ә халык начарны үзе белән ияртми ул. Дусның оныгы турында уйлап куйдым әле. Тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек сабый күңелендә ничек туган диген? Бәлки, геннар буенча күчеп киләдер, дип әйтүем иде.

Риман Гыйлемханов


«Все равно убили ведь, сыер жалко»” язмасына фикерләр

  1. Табигать законнарына буйсынып яшибез бит инде болай да. Кем көчле — шул хаклы. Естественный отбор , кемнең иммунитета яхшы шул исән калачак

Фикер өстәү