Ренас Кәлимуллин энесе Рафаэль турында: хаталарын төзәтәсе бар әле

Көрәш буенча Татарстан чемпионатында соңгы тапкыр моннан 13 ел элек булган вакыйга кабатланды. 2007 елда бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновлар чемпион булып танылган иде. Республика ярышында абыйсының – соңгы, ә энесенең беренче җиңүе булды бу. Быел исә Ринас һәм Рафаэль Кәлимулиннар батыр исемен яулады. Алар 80 һәм 75 килога кадәрге авырлык үлчәүләрендә җиңде.

“Энем өчен җан атканда җиңел булмады. Үземнең дә финал алышына чыгасы бар. Әзерләнергә кирәк. Ә күзләр энем көрәшкән келәмдә, – дип сөйләде Ренас. – Яшермим, икебез дә бер ярышта чемпион калсак иде дип хыялландым. Шөкер, тормышка ашты”.

Әмма Ренас бер урында туктап кала торган егет түгел. Энесенә дә ирек бирмәячәк. “Камиллекнең чиге юк, Рафаэльнең күп нәрсәгә өйрәнәсе, хаталарын төзәтәсе бар әле. Өйгә кайткач сөйләшербез. Әйе, ул миннән иртәрәк чемпион булды. Аңа – 21, миңа исә 22 иде. Әмма мин ул вакытта билбаулы көрәштә дөнья чемпионы булган идем инде”.


Фикер өстәү