Республикада коронавирустан өч кеше вафат булган

Татарстанда яшәүче тагын өч кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә расланды», — диелә министрлык хәбәрендә.

1935 елгы ир-ат һәм 1941, 1958 елгы хатын-кызлар ковидтан вафат булган. Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада вирустан барлыгы 185 кеше үлде.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Татарстанда пандемия башланганнан бирле авыру очракларының рекордлы саны теркәлде — республикада яшәүче 106 кеше коронавирус йоктырды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү