Татарстанда коронавирусның рекордлы саны теркәлде

Татарстанда коронавирусның 106 яңа очрагы ачыкланган — бу статистика алып барыла башлаганнан бирле иң зур күрсәткеч. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

«27 пациент хастаханәдә, 79 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Дүрт кеше инфекцияне Татарстаннан читтә, калганнар контакт юл белән йоктырган. 30-50 яшьлекләр арасында 29 кеше авырган, шулай ук 50-60, 60-70 яшьлекләр арасында авыруның 24 һәм 23 очрагы теркәлгән. 18 яшькә кадәр кешеләр арасында авыруның дүрт очрагы теркәлгән.

Казанда 58, Чаллыда 13 кеше авырый. Районнар арасында антирейтингта беренче урында Түбән Кама — монда алты кеше авырган.

Республикада барлыгы 12 890 коронавирус очрагы теркәлде. 10,6 мең кеше терелеп беткән, шул исәптән узган тәүлектә 20 кеше дәваланып беткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү