Татарстанда 32 градуска кадәр суыта

Алдагы ике көндә Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.  

29 декабрьдә төнлә һәм көндез термометр баганалары -16-21 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -25 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы -12, -17 градуска кадәр төшәчәк. Аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.

30 декабрьдә көндез урыны белән бераз кар явачак. Төнлә температура -21, -26 градус булачак, көнчыгыш районнарда һәм аязганда 32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -11, -16 градус, ә көнчыгыш районнарда -21 градус салкын булачак.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Яңа ел төнендә һәм яңа елның беренче көнендә җылытачак. Бүген республикада кар явачак һәм томан төшәчәк.


Фикер өстәү