Бәйрәм «каникулларында» коронавирус та, табиблар да ял итми

Республикадагы медицина оешмалары Яңа ел каникулы вакытында да эшләячәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җиткерде.

Халык күптән көткән тагын бер яңалык – хастаханәгә дәваланырга кереп ятканда ковид белән авырмавыңны күрсәтүче ПЦР-тест анализы тапшырырга кирәк булмаячак. Хәер, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгына төзәтмәләр керткәнче берничә көн узачак әле. Шуңа күрә кулда анализ белешмәсе бар икән, аны ташларга ашыкмагыз, хастаханәгә баргач, сорап куюлары да ихтимал. Төзәтмә көченә кергәч, ОРВИ чирләре юкмы икәнен ачыклау өчен, кешене дәвалау оешмасына салганчы, җентекләп тикшерәчәкләр.

Владимир Жаворонков җиткергән икенче яңалык: коронавирус инфекциясенә каршы эшләнгән «Спутник V» вакцинасын 60 яшьтән узган кешеләргә дә ясатырга ярый. Ул баштарак чирне йоктыру куркынычы булган хезмәт ияләренә – медицина, мәгариф тармагында эшләүчеләргә, социаль хезмәткәрләргә ясалды. Исемлек тулыланачак икән. Бу көннәрдә прививка ясатырга чакырган өндәмәләрне социаль челтәрләрдән дә күреп була. Дөрес, әлегә аны теләге булган һәркемгә эшләү мөмкинлеге юк. Февраль азагына кадәр Татарстанга 190 мең доза вакцина кайтачак. Яңа вакцинаны республикада 1100 кеше ясатып өлгергән инде, шуларның 658е – медицина хезмәткәрләре.  Белгеч, прививка ясар алдыннан, хәлне белешә, якын арада авырулар белән контактта булмадыгызмы, чит илгә чыкмадыгызмы, дип сорый һәм шулардан нәтиҗә ясый.

Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре исә бәйрәм алдыннан оешмаларны тикшерүне дәвам итә. 2 атна эчендә 370 кибеттә тикшерү уздырганнар, аларның 25ендә ковидка каршы санитария таләпләрен бозу күзәтелгән. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, зур сәүдә үзәкләрендә иң еш очраган тәртип бозулар – антисептиклар булмау, кибеттә чиратта торганда социаль дистанция сакланмый. Белгечләр җәмәгать туклануы оешмаларында, кунакханәләрдә дә тәртип бозу фактлары тапкан. Бәйрәм көннәрендә санитария кагыйдәләре бозучы оешмалар хакында «кайнар линия» телефонына шалтыратып, хәбәр итәргә мөмкин.

Каникул чорында аралашу күп булганлыктан, алдан ук саклык чаралары күреп, вируска каршы дарулар эчәргәме? Владимир Жаворонков, нинди генә дару булса да, аның файдасыннан тыш, зыяны да барлыгын искәртә.

–  Хәтта витаминнар да, белер-белмәс эчсәң, зыян китерә ала. Аңлатмалы язуын укып карасагыз, үзегез дә моңа ышанырсыз. Шуңа күрә даруга үрелгәнче, башта табиб белән киңәшегез, – ди сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Фәния Арсланова   

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү