Табиблар: «Без геройлар түгел»

Казан Кремлендә медицина һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Алар кадере сау чакта беленми. Сырхау килеп, якаңнан тотса, алар барлыгы искә төшә. Бүгенге вазгыятьтә аларга әйтәсе килгән рәхмәтнең, тапшырасы бүләкнең ниндие дә аз төсле. Казан Кремлендә 49 медицина һәм Роспотребнадзор хезмәткәре дәрәҗәле исем һәм дәүләт бүләкләрен алды.

Тырышлык бәһасе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус пандемиясе белән көрәштә алдынгы сызыкта булган медицина һәм Роспотребнадзор вәкилләрен бүләкләде һәм котлады.

– Сәламәтлек саклау тармагы өчен пандемия сынау булды. Медицина вәкилләре алны-ялны белми эшләде. Бернинди арттырусыз әйтәм: сезнең һөнәри батырлыгыгыз белән республикадагы һәркем горурлана. Тормыш кадерен моңа кадәр бүгенгедәй аңлаган юк иде әле. Үз гомерләре бәрабәренә башкаларны саклаганнар да безнең хәтердә. Бәйрәмнәр алдыннан Роспотребнадзор вәкилләренә дә, медикларга да эш арта. Сезнең тырышлык белән безнең тормыш табигый юнәлешенә якыная, – дип бәя бирде Президент. – Сезнең эшегез кечкенә генә түгел. Шуңа да сез рәхмәт сүзләренә генә түгел, бүләккә дә лаек.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, чикләү чаралары, хокук саклау, Роспотребнадзор хезмәтеннән башка авыру шактый таралу алган булыр иде. «Бу проблема белән үзебез генә калсак, башкарып чыга алмас идек. Әле авыручылар табылган теплоходтан сырхауларны алып кайтканда, без бу сырхау турында берни белми идек. Барысын да тәэмин итү җиңел булмады», – диде ул.

«Сырхаулар яныннан елап чыгабыз»

Луиза Гобәева Пирогов исемендәге орден белән бүләкләнде. Ул Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшли. Сүз уңаеннан, әлеге орден Россия Президенты Указы белән пандемия шартларында барлыкка килде. Безнең табиблар аңа беренчеләрдән булып лаек булды.

– Бу минем бүләгем генә түгел, бу – коллектив эшенә һәм тармакка бәя, – диде табибә. – Без еш кына хезмәттәшләребезне ветераннар белән чагыштырдык. Алар кебек үк алгы сызыкта, туганнарыбыздан һәм якыннарыбыздан аерылып, көчебезне кызганмыйча, өйрәнелмәгән мәкерле чир белән «сугышка» кердек. Әмма без үзебезне геройлар итеп хис итмибез, чөнки без бары тик үзебезнең һөнәри бурычыбызны үтәдек.

«Һөнәремнән туйган бер көнем дә булмады». Казанның 18 нче хастаханәсендә терапия бүлеге мөдире булып эшләүче Әлфия Закирова шулай ди. Шәфкать иясе булып хезмәт итүенә 42 ел икән инде.

– Һөнәремнең авыр икәнен дә беләм, әмма терапиядән китәргә теләгем булмады. Мин бу өлкәне беләм, булдырам, шуңа күрә дә башкаларга булышырга телим, – ди ул.

Авыруга сырхауны җиңәргә дару гына түгел, күп очракта ягымлы караш һәм җылы сүз булыша бит. Дистә еллар хезмәт дәверендә Әлфия Закирова моңа бик яхшы төшенгән. Шуңа да бүтәннәргә ярдәм күрсәткәндә куллана торган алтын кагыйдәсен дә булдырган.

– Яшьләргә дә әйтәм: өлкән буын кешесе авырып, сиңа килә икән, аны әбиең-бабаеңдай күреп дәваларга кирәк. Урта яшьтәге кеше булса, әти-әниеңә караган кебек кара. Яшьрәкләр икән, кече иптәшеңә булган мөнәсәбәтеңне күрсәт. Шуларны уйласаң, барысы да тәртиптә була, – дип уртаклашты Әлфия ханым. – 10 апрельдән коронавируслы сырхаулар белән эшләргә туры килде. Бу сырхау һәркем өчен дә яңалык иде. Савыгучылар рәхмәт әйтеп китә.

Ләйсән Әхмәтҗанова Казанның сугыш ветераннары госпиталендә ике ел өлкән шәфкать туташы булып эшли. Башкалар сәламәтлеген кайгыртып эшләвенә исә – 16 ел. Бүген аңа «Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәре» исеме бирелде.

– Коронавируслы вазгыять башлангач, өч ай буе өйгә кайтмыйча эшләдек. Баштарак авыр иде, курку хисе дә булды. Хәзер ияләштек тә кебек инде, – ди ул. – Гаиләм – иң зур терәгем. Өч балам бар. Коронавируслы сырхаулар белән эшли башлаганда, өченче сабыема ике яшь тулып калды. Әти-әни балаларны карап торырга булышты. Кыенлыкларны җиңәргә ирем ярдәм итә. Икенче төрле аны тормыш күбәләгем дип йөртәм. Эш вакытындагы авырлыклар булганда да, хәзер килеп җитә, ярдәм итә иде. Хезмәткәрләр белән дә бердәм булып эшләргә өйрәндек.

Ләйсән ханым әйтүенчә, олылар белән эшләгәндә иң мөһиме – аларның күңеле сабыйларныкы кебек булуын онытмау. «Күзгә карап ярдәм сорый алар. Әле без шулкадәр нык, түзем булсак та, алар яныннан, «кызыл зона»дан елый-елый чыга идек. Алар безнең өчен балалар кебек кадерле», – дип искә ала шәфкать иясе. Ярдәм күрсәткән кешеләрнең туганнары белән әле дә элемтәдә торалар икән.

Республика клиник хастаханәсендә терапевт булып эшләүче Рамил Зәйнетдинов Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Биредә 2017 елдан бирле эшли икән.

– Коронавирус турында ишеткәч, билгеле, башта куркытты. Яңалыклар карап, укып барасың бит, коллегаларыбыз арасында үлүчеләр дә булды. Аннан «кызыл зона»га кергәч, саклану чаралары барлыгына инангач, курку басылды. Без дә атна саен тест биреп тордык, – дип сөйләде ул.

– Укыганда чума, испанка кебек йогышлы авырулар булган дип укыттылар. Алар барысы да китапта гына кебек иде. Мондые белән очрашырбыз дип кем уйлаган?! – ди Роспотребнадзорның Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов. Аңа Президент «ТАССРның 100 еллыгы медале»н тапшырды. – Аллаһы Тәгалә бу сынауны җиңәргә ярдәм итсен иде. Ул да тарих битендә генә калсын.

Чулпан Гарифуллина

P.S. Узган атнада Рөстәм Миңнеханов район хастаханәләренә 88 машина бүләк итте. Алар барысы да «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысасында федераль бюджет акчасына сатып алынды. «Яңа автомобильләр – ил җитәкчелеге тарафыннан игътибар ул», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм яңа транспортның районнарда медицина вәкилләре эшен җиңеләйтергә ярдәм итүен теләде.

 


Фикер өстәү