Татарстанда 600 ятим фатирлы булган

Казанның «Салават күпере» микрорайонында калкып чыккан яңа йорттан быел инде 600 нче ятим фатир алган. 32 яшьлек Александр Буренков бу. Ул 2014 елда торакка мохтаҗлар исәбенә куелган. Шәхси компаниядә җилләткечләр урнаштыручы булып эшли.

Ятимнәргә гомуми мәйданы 40 кв.метрдан артыграк бер бүлмәле фатирлар ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча тапшырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, әлеге программа нигезендә фатир алучы ятимнәр саны 2020 елдан ике тапкыр арттырылып, 300дән 600 кешегә җиткән. 17 катлы яңа йортта, ятимнәрдән тыш, бюджет оешмалары, предприятиеләр хезмәткәрләре, авария хәлендәге торактан күченүчеләр яшәячәк.


Фикер өстәү