600 долларлык хурлык

Дөньяда тынычлык юк. Үткән атна яңалыкларына күз йөртеп чыккач, шундый нәтиҗә ясыйсың. Менә бу юллар язылганда, Израиль Хәрби диңгез көчләренең су асты көймәсе, Сүәеш каналын үтеп, Фарсы култыгына юнәлде.

Аның бортында канатлы ракеталар бар. Иран исә Израильнең Фарсы култыгына кергән теләсә кайсы су асты көймәсен батырырга вәгъдә итә. Йәмән гыйсъянчылары исә, гыйбриләр Йәмәнгә зыян сала торган акылсыз адым ясасалар, Израильгә Кызыл диңгездә һөҗүм итү белән яныйлар. Таулы Карабахта әрмәннәр белән әзәрбайҗаннар арасында бәрелешләр булгалап тора. Корбаннар бар. Әрмән ягы үз хәрбиләренең хәрби хәрәкәтләрдә катнашуын танымый. Төркиянең оборона министры Триполига визиты вакытында, Хәлифә Хафтар гаскәрләре төрек хәрбиләре өчен куркыныч тудырса, аларга каршы ут ачылачагын белдерде. Хафтар исә Ливиядә Төркиягә каршы сугышырга чакырган иде.

Илләрнең үз эчләрендә дә тынычлык юк. АКШта Теннесси штатының башкаласы Нэшвилл шәһәрендә шартлаткыч тутырылган фургон шартлады. Машинада кеше калдыклары табылды. Әлегә шартлауны кем оештыруын, ни өчен оештыруын әйтә алмыйлар. Шартлау AT&T телекоммуникацион компаниясе бинасыннан ерак түгел генә булганлыктан, 5G технологияләренә каршы түгелме икән дип шикләнәләр. Көнбатышта бит коронавирусның килеп чыгуын 5G технологияләренә бәйләүчеләр күп. Имештер, кешеләрне шул технологияләр ярдәмендә үтерәләр дип баралар. Англиядә халык инде бер елга якын 5G манараларына ут төртү һәм җимерү белән мавыга.

Коронавирус һаман да дөнья вакыйгаларының үзәгендә тора. Европада массакүләм вакцинация башланды. Израильдә укытучылар профсоюзы «Прививкадан башка эшләмибез» дигән исем астында забастовкага әзерләнә. Америкада Конгресс икътисадка ярдәм итү өчен 900 миллиард долларлык акча бүлү турында карар кабул иткән иде. Бу карар һәр америкалыга 600 долларлык акча өләшүне күз алдында тота. Әле дилбегәне тапшырып бетермәгән Трамп Конгресс карарын имзалаудан баш тартты. Бу 900 миллиард доллар 2021 ел бюджетының бер өлеше булып тора. Трамп имзасыннан башка АКШ Хөкүмәтенең 29 декабрьдә акчасы бетәргә тиеш булып чыкты. Инде Ак йортта тору вакыты чыгып баручы Президент якшәмбе ялын итәргә Флоридага китеп барды. Сенаторлар беравыздан аны закон проектын имзаларга чакыра башлады. Трамп үзенең кирелеген чаралар пакетында күрсәтелгән сумманың кечкенә булуы белән аңлатты. «Твиттер»да җан башына 600 долларлык ярдәмне «хурлык» дип атады һәм сумманы 2000 долларга җиткерергә кушты. Россиялеләр өчен зур булган сан янкилар өчен, чынлап та, хурлык шул. Президент сенаторлар белән бәхәсләшә-бәхәсләшә ялын үткәрде дә якшәмбе кичендә канунны имзалады, диләр. Бу хакта Ак йорт вәкиле Джадд Дир үзенең Твиттерында хәбәр итте. Дирга ышансак, канун конгрессменнарга дүшәмбе көнне ярдәм акчасын 2000 долларга җиткерүне тавышка кую шарты белән генә имзаланган. Яз көне АКШта җан башына бер тапкыр икешәр мең доллар акча өләшенгән иде инде. Ач янкилар аны ашап бетергәннәр, хәлләре яман икән. Бездә хәл яхшырак. Россиялеләр Хөкүмәттән бер тиен ярдәм алмаса да (балалардан башка) әйбәт кенә яшәп ята. Трамп үз сүзен сүз итә алса, американнар тагын бер тапкыр 2000 доллар акчага тиенәчәк. Юк икән, 600 долларлык хурлык белән очны очка ялгарга туры киләчәк.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү