Марат Әхмәтов: «Ватаным Татарстан» газетасы – безнең таянычыбыз, ышанычыбыз»

Тырышып эшләгәнеңнең нәтиҗәсен ел ахырында татыйсың инде ул. Редакциябезнең кадерле кунаклары – Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов коллективны Яңа ел белән котлап, матур теләкләрен ирештергәч, күңелне әнә шундый рәхәт хисләр биләп алды.   

– Татар матбугаты буларак, без сезгә ныграк таянырга тиеш. Шуңа авыр сүз, тәнкыйть, киңәшне дә башкаларга караганда күбрәк ишетергә туры киләдер. Сезне иң алдан, әйдәп баручылардан күрергә теләп әйтелгән сүзләр булыр ул. Соңгы вакытта сезнең иҗади эшчәнлегегездә мин үзем дә җанлану сизәм. Эзләнәсез, газетада матур үзгәрешләр тоябыз. Аны дәвам итегез, ләкин камиллекнең чиге юк, – диде Марат Әхмәтов. – Милләткә, телгә хезмәт итә торган һәр яңалыкка игелекле һәм файдалы булырга тырышачакбыз. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, безгә тагын да ныграк тырышырга туры киләчәк. Әлегә кадәр эшләгән эшләрегезгә рәхмәтлемен. Таянычыбыз, ышанычыбыз сез. Уртак хезмәтебездә барыбызга да уңышлар телим.

Газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, ел катлаулы булса да, нәтиҗәле булды диде.

– Ел авыр килсә дә, без тырышып, авырлыклар алдында бирешмичә эшләдек. Шуның нәтиҗәсе буларак 2021 елга без укучыларыбызны арттырып, зуррак тираж белән керәбез. Журналистларыбыз өч ай дәвамында өйдән торып эшләде. Ул вакытта да  лаеклы, яхшы, җылы газета чыгардык. Редакциянең һәр хезмәткәренә хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Исән-сау, бердәм булып эшлик, – диде ул.

Марат Әхмәтов редакция хезмәткәрләрен бүләкләде дә. Журналистларыбыз Марат Кәбиров, Гөлинә Гыймадова, Зөһрә Садыйкова Татарстан Республикасында мәдәниятне үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина, тәрҗемәче Валентина Семенова күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Татарстан Республикасында массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды. Бухгалтер-кассир Светлана Афонина, корректор Чулпан Бикмуллина, офис-менеджер Илүсә Сөнгатуллина, компьютер цехы мөдире Марат Гыйләҗев массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Хезмәттәшләребезне ихластан тәбриклибез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов  

 

«Ватаным Татарстан» коллективын Яңа ел белән котларга Марат Әхмәтов белән Айрат Зарипов килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)


Фикер өстәү