Аракы алтыны кем кесәсенә ява?

Ел ахырында үтелгән юлга күз саласың бит. Нәтиҗәләр чыгарасың, уңышлы һәм уңышсыз якларны барлыйсың. Алдагы елны уңышлырак итү өчен, боларның икесе дә мөһим.

Татарстан статистикасына күз салганда, бик әһәмиятле бер нәтиҗәгә игътибар итәсең: республикада аракы сату кими. Шик юктыр: бу уңыш булып саналырга тиеш. Аракы сату саннары безне бик күп проблемалар турында фикер йөртергә чакыра. Демографик күрсәткечләр: балалар туу һәм үлем коэффициентлары, суицид һәм җинаятьләр эшләү статистикасы, яңа гаиләләр кору һәм аерылышу саннары күпчелек очракта эчкечелек дигән афәт белән турыдан-туры бәйләнештә торалар. Җинаятьләрнең 80 проценты аракы эчкәч башкарыла, диләр. Үз-үзенә кул салучылар да аек баштан тотынмыйлар гадәттә бу эшкә. Гаиләләрдә уйналган ачы драмалар, әтиле-әниле килеш ятим калган балаларның тозлы күз яшен искә алыйк… Интеллекты түбән булып туган меңнәрчә һәм йөз меңнәрчә сабыйларның караңгы тормышында да исерткечнең роле зур. Швейцария психиатры Бенцан акылга зәгыйфь 8196 баланы тикшергәч, аларның барысының да бәйрәмнәр вакытында, ягъни исерткеч эчемлекләр күп кулланганда яралганын ачыклаган. Шуңа күрә күп кенә илләрдә андый балаларны «бәйрәм балалары», Бразилиядә «карнавал балалары» дип атап йөртәләр. Исерек гаиләләрдә сәламәтлегендә төрле тайпылышлар булган балалар аекларга караганда 37 тапкыр күбрәк туа дигән сан бар. Менә боларның барысын исәпләсәң, дәүләт алкогольле эчемлекләргә каршы даими һәм аяусыз көрәш алып барырга тиеш дигән нәтиҗә үзеннән-үзе сорала. Әмма… аракы акцизы дигән нәрсә кереп бутала да, түрәләр аракы сату кимегән өчен түбәндәге чиновникларга шелтәләр яудыра башлыйлар.

Дөрес, без яшәгән туфракта аракыга каршы берничә тапкыр кискен көрәш игълан ителеп каралды. Тарихта шуның иң мәгълүмнәренең берсе – 1914 елгы «коры закон». Менә бу закон кертелгәнче, аракыга каршы хәрәкәт җәелгәнен күреп, барон Гинзбург дусларына: «Хөкүмәт киштәләренә аракы озатып… мин үземнең барлык алтын приискаларымнан алганнан күбрәк алтын алам. Шуңа күрә дәүләт тарафыннан аракы сатуны теләсә нинди юл белән булса да сакларга һәм җәмәгатьчелек күзе алдында акларга кирәк», – дип сөйли.

1986–1987 елгы аракыга каршы көрәш кампаниясен без, элекке совет кешеләре, яхшы хәтерлибез әле. Аны бик кулайсыз итеп оештырдылар, бу кампаниягә каршы халыкның нәфрәтен уяту өчен барысын да эшләделәр. Әмма шуңа карамастан ул ярыйсы гына уңай нәтиҗәләр бирә башлаган иде. 1986 һәм 1987 елларда, аракы сатып алу проблемага әйләнгәндә, ел саен алардан алдагы 46 ел белән чагыштырганда 600 меңгә якын бала күбрәк туган, ә үлүчеләр саны 1984 ел белән чагыштырганда 200 меңгә кимрәк булган. Совет чорында СССР бюджетында аракы өлеше 15–29 процентка кадәр җитә иде дигән саннар бар. Менә шул «алтын»ны саклап калу максатыннан көрәш туктатылды, әмма илнең финанс катастрофасы аңа карап кына барыбер тукталмады. 1987 елда әле кибетләрдә товар муллыгы ярыйсы гына иде, ә аракы сатуга ирек бирелгән 1989–1991 елларда кибет киштәләре чистарды, оекбаш белән сабынга кадәр талонга калды. Аракы сәүдәсе бюджетны коткармый, ул аны, чынлыкта, җимерә. Гади генә берничә мисал китерик. Мин статистиканы карап тормыйм, республика бюджетына аракы акцизыннан күпме акча кергәнен әйтмим шуңа күрә. Зур түгел икәнен беләм. Ә менә эчкечелек нәтиҗәсендә гаиләдән алынып, башка  гаиләгә тапшырылган «ятим»нәр өчен күпме акча тотыла? Калькуляторны кулга тотып тормыйбыз, сан зур, болай гына да ышанып була. Ә акыл ягыннан зәгыйфь балаларны коррекцион мәктәпләрдә укыту өчен бюджет күпме түли икән? Бу саннарны табу кыен. Әле андый мәктәпләргә бармаган, интеллекты түбән булган өчен, типсә тимер өзәрлек сәламәтлеге булуга карамастан, инвалидлык пособиесе алучы күпме бала бар? Менә боларга бюджет, шик юктыр ки, бик зур суммада акча тота. Аракы акцизы белән генә каплап булмый ул югалтуларны. Аракы эчү нәтиҗәсендә булган транспорт-юл фаҗигаләре күпме? Техноген катастрофалар никадәр? Менә болардагы матди югалтуларны, шуларда гарип калганнарга түләнгән пособиеләрне, ятимнәрне карауга киткән акчаны кем исәпләгән? Акциз акчасы боларның күпме өлешен каплый ала?

Аек яшәү рәвешен пропагандалаучы академик Федор Углов бар иде. Менә шул: «Бер биобуын тормышы дәвамында милләт дистәләрчә, йөзләрчә буыннар туплаган генетик байлыкны югалтырга мөмкин. Бу исә, һичшиксез, әлеге милләтнең физик яктан юкка чыгуына китерәчәк», – дип язган иде моннан күп еллар элек. Галимнәр җан башына бер литр этанол эчемлек куллану популяциядәге 2 процент генетик фондны зарарлый дип белдерәләр, ягъни яңа туган балаларның 2 проценты, бик яхшы дигәндә, интеллекты чикләнгән булып туа (берникадәре – чып-чын тилеләр һәм ярымтилеләр). Совет чорында җан башына елына уртача 25 литрга кадәр этанол эчемлек кулланылган еллар бар иде. Этанол эчемлек дигәнне аңлатып китик. Барлык алкогольле эчемлекләрне (аракы, шәраб, сыра) 100 процент спиртка әйләндергәч килеп чыга этанол эчемлек. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы исәпләвенчә, алкоголь куллану җан башына бер елга 8 литрга җитсә, милләтнең юкка чыгуы башлана. Интеллект түбәнәя, сәламәтлек начарая, гомер озынлыгы кими, ваемсызлык арта. Адәм баласы биороботка әйләнә. Карусыз, тыңлаучан… Зур эшләр майтарырга кулыннан килми. Гомер озынлыгы дигәннән, минем яшьтәш ирләрнең күбесе бу дөньяда юк инде. Ә безгә әле пенсия яшенә кадәр яшисе дә яшисе иде.

Истә тотыйк: 1 литр этанол эчемлек (безнеңчә гадирәк телгә күчерсәк, этил спирты инде. 2,5 литр кырык градуслы аракыга тора) генофондны ике процентка зарарлый. Менә шуңа күрә Татарстанда аракы сату күләме кимүгә сөенә дә инде бу юлларның авторы. Кимү дәрәҗәсе исә менә болайрак. Быелның гыйнвар – ноябрь айларында республика буенча җан башына уртача 12,8 литр алкоголь продукциясе сатылган. Үткән елгының 98 проценты кадәр бу. Кимү җан башына уртача 300 грамм гына. Әмма 2013 елның шул ук чорында бу сан 14,4 литр булган. Бу 2012 елның 86 проценты. Димәк, 2012 елда җан башына аракы сату күләме 16,74 литр булган. Монысы статистик таблицада юк, автор моны үзе исәпләп чыгарды. 2011 елгы мәгълүматлар табылмады. Ихтимал, ул елның саны тагын да зуррак булгандыр. 2012 елгы белән чагыштырганда, Татарстанда аракы сату җан башына 4 литрга якын кимегән. Бу инде зур булмаса да, сан… Аракы сатуны түбән үк тоткан районнар бар. Аксубай, Чүпрәле районнарында бу күрсәткеч – 6,5 литр, Спас районында – 6,9.  Менә бу саннарга карасаң, бер дә аракы сатмасаң да, әйбәт үк яшәп булырга тиеш дигән фикергә киләсең. Республиканың уртача күрсәткеченнән 2 тапкыр диярлек аз саткан районнар да яши бит әле. Биектау районында аракы сату җан башына – 15 литр, үткән елгының 105 проценты кадәр, Югары Ослан районында – 16,9 литр, 2019 белән чагыштырганда, 111 процент. Җан башына 17,5 литр аракы сатып, Лаеш районы рекорд куйган. Сәламәтлек саклау оешмасы куйган чик саннан күпкә артык күрсәткечләр. Түбән дигәннәре дә артык, чөнки, бердән, бу әле еллык түгел, 11 айлык кына саннар, икенчедән, бу литрларга сыра кермәгән. Сыра күп эчелә. Менә шуннан нәтиҗә ясыйк инде: вазгыять никадәр куркыныч.

Үткән ел Чечняда җан башына – 0,09 литр, Ингушетиядә – 0,1 литр, Дагыстанда  0,7 литр аракы сатылган. Демография белән турыдан-туры бәйләнеше бар бу саннарның. Быелның беренче алты аенда Чечняда 1000 кешегә 14,4 кеше өстәлгән, Ингушетиядә – 12,2; Дагыстанда – 7,9. Әйтеп карагыз менә, аракы сату белән туры пропорциональ бәйләнеше юк бу саннарның, дип. Шул ук чорда Тула өлкәсендә 1000 кешегә кимү 10,5 кеше туры килә, Владимир өлкәсендә – 9,9. Аракы күпләп сатыла торган барлык Россия төбәкләре кырыла: балалар аз туа, өлкәннәр күп үлә. Гомумән, милләтнең саулыгы, физик саулыгыннан да бигрәк, рухи саулыгы аракы сату күрсәткечләренә бәйләнгән. Менә без бүген «тел бетә», «милләт бетә» дип чаң кагабыз икән, бу аракыны күпләп эчү нәтиҗәсендә пассионарлык югалу сәбәпле. Кешеләр үз телләренә һәм нәселләренә битараф биороботларга әйләнеп баралар, «тел нигә кирәк?», «милләт нигә кирәк?» дигән төшенке тавышлар торган саен көчлерәк яңгырый. Бу теге елларда – совет чорында ук чиләкләп эчелгән аракы кайтавазы да. Шулай да хәлне төзәтергә була әле. Әгәр дә вазгыятькә «аракы алтыны» белән томаланган эшмәкәр күзләре белән түгел, дәүләт мәнфәгатьләре турында уйлаган аек акыллы ир күзләре белән карасаң…

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү