Бәйрәм табынына күп ризык әзерләү исраф саналамы?

– Бәйрәм табыны мул булсын дип тырышабыз. Бер көн өчен бу кадәр күп ризык әзерләү исраф саналамы?

Зөлфия Арсланова. Казан

– Үзең кулланмаган әйберне алу яисә саклау исраф санала. Коръәни Кәримдә дә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз», – диелә. Шуңа күрә әгәр син ул ризыкларны ашамасаң, эчмәсәң, артык кала торган була икән, ул вакытта бу, әлбәттә, исраф – хәрам, гөнаһ гамәл санала.


Фикер өстәү