Үпкә яман шешенең көтелмәгән билгесен ачыклаганнар

Култык астында шешләр яки шешенке урыннар барлыкка килү үпкә яман шеше ихтималы турында сөйли, дип яза РИА Новости.

Cancer Research UK оешмасы мәгълүматларына караганда, бу билгеләр, бигрәк тә култык астындагы һәм муендагы шешләр, авыруның лимфа төеннәренә йогынтысы турында аңлата.

Әмма галимнәр лимфа төеннәре йогышлы авыру аркасында да зураерга мөмкин дип белдерә. «Шуңа күрә, табибка күренмичә һәм берничә анализ тапшырмыйча шешләрнең килеп чыгу сәбәбен төгәл белеп булмый», — диелә табиблар хәбәрендә.

Алдарак «Татар-информ» үпкә яман шешенең сирәк очрый торган биш билгесе, шул исәптән бармак очлары калынаю, йотканда дисфагия яки авырту тойгысы барлыкка килү турында язган иде.


Фикер өстәү