2020 нче ел ниләр белән истә калды?

Сәясәт

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев эшеннән алынды, аның урынына Михаил Мишустин билгеләнде. Яңа Министрлар Кабинеты булдырылып, берничә министр алышынды. Татарстанда төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры булган, соңгы елларда Мәскәү хакимиятендә эшләгән Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәте вице-премьеры булды. Ирек Фәйзуллин исә федераль министр итеп билгеләнде.

Ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирдек.

Татарстан Президентын сайладык. Пандемия булу сәбәпле, тавыш бирү дә, сайлау да берничә көнгә сузылды. 18 сентябрьдә Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты постына инаугурациясе булды.

Татарстанда да Министрлар Кабинеты яңарды.

Америка Президенты сайлаулары узды, Трамп җиңелде һәм яңа Президент итеп Джо Байден сайланды.

Заманында Татарстанның икътисад министры булып эшләгән Артем Здунов Мордовия республикасын җитәкли башлады.

Җәмгыять

Россия Президенты, Юллама белән чыгыш ясап, ана капиталының беренче бала тугач ук биреләчәген, икенче бала тугач, тагын 150 мең сум өстәләчәген, азкеремле гаиләләрдә балаларга айлык пособие бала 7 яшькә җиткәнче түләнәчәген әйтте.

2020 ел ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны зурлап уздыру белән истә калачак. Юбилей уңаеннан ел дәвамында 1,5 меңгә якын төрле чара узды. 27 май көнне төп бәйрәм чарасы буларак Дәүләт Советында сессия узды. Сессия башлангачы Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына тантаналы төстә штамп куйды. Үзәк банк тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей тәңкәсе барлыкка килде. Зурлап, «Печән базары» фестивале үткәрелде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да билгеләп уздык. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, 9 Майда буласы зур парад 24 июньдә үткәрелде.

Икътисад

Россиянең ОПЕК белән килешүе өзелгәннән соң, нефть бәясе 30 процентка төште, аны чыгару кимеде. Доллар һәм евро өскә сикерде.

Татарстан бюджетының керем өлеше кимеде.

Карантин игълан ителеп, эшмәкәрләр эштән туктагач, бизнес бик зур кыенлыкка дучар булды. Аның каравы, электрон сәүдә үсеш кичерде.

Яңа объектлар, зур төзелешләр

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга визиты вакытында Мәскәү – Түбән Новгород – Казан түләүле М12 трассасы төзелә башлау турында игълан итте.

Татарстанның 100 еллыгына «Урам» экстрим-паркы ачылды. Ул «Миллениум» күпере астында урнашты.

Кабан күленең яңартылган яр буе ачылды.

Төзекләндерүдән соң, Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы ишекләрен ачты.

Зур Казан боҗрасының беренче этабы төгәлләнде. Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр яңа юл участогына «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» исеме бирелде. Икенче этабы 2021 елда тапшырылачак.

Башкалада «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы эшли башлады. Комплекска Бичурин урамындагы 800 балага исәпләнгән билингваль мәктәп һәм Бондаренко урамындагы 1224 балага исәпләнгән полилингваль мәктәп кергән.

Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы сафка басты. Бинаны рекордлы вакытта – 100 көн эчендә төзеделәр.

Зәйдә күптән көтелгән вакыйга: ГРЭСны яңарту башланды. Хәзерге ГРЭС янында 850 МВт куәтле пар-газ җайланмасы төзеләчәк.

Казанда иң зур сәүдә үзәге KazanMall эшли башлады.

Авыл хуҗалыгы

Республикада соңгы 12 елда рекордлы икмәк уңышы – 5,4 млн тоннадан артык ашлык җыеп алынды.

Авыл хуҗалыгы тармагы актив рәвештә цифрлы технологияләр кулланып эшли башлады.

Көзен кайбер төр азык-төлеккә, аерым алганда, көнбагыш мае, шикәр, он, токмач, ипи һәм ипи-күмәч ризыкларына бәяләрнең бик нык артуы күзәтелде.

Ветеринарлар өчен ел уңышсыз булды. Татарстанда быел кош гриппының биш очрагы теркәлде. Күптән түгел генә Алабуга районындагы дуңгызларда Африка чумасы ачыкланды. Тагын берничә көннән соң шушы ук авыру Зәй районында да табылды.

Фаҗигаләр, низаглар

Актер һәм режиссер Михаил Ефремов, исерек килеш рульгә утырып, юл һәлакәте китереп чыгарды. Аның нәтиҗәсендә кешенең гомере өзелде. Актерны 7,5 елга төрмәгә утырттылар.

Кукмарада бер үсмер полициягә һөҗүм итте, аны атып үтерделәр.

Австралиядәге берничә айга сузылган көчле янгыннар нәтиҗәсендә миллионлаган гектар җир янды, 17 кешенең гомере өзелде һәм меңләгән йорт юкка чыкты, миллиардтан артык хайван һәлак булды.

Ливан башкаласы Бейрутта портта ягулык шартлап, ярты шәһәргә зыян килде, берничә кешенең гомере өзелде.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә Куштау шиханында низаг чыкты: җирле компания, анда агачларны кисеп, сода чыгарырга теләде, ә халык моңа каршы булды. Нәтиҗәдә, халык җиңде, ә шиханга зыян салынмады.

Камчаткада экологик фаҗига аркасында, күпләп диңгез керпеләре, моллюск, сигезаяк, кысла һәм башка диңгез хайваннары һәлак булды.

МӘДӘНИЯТ

Быел мәдәният өлкәсе онлайн чаралар белән истә калыр, мөгаен. 2020 елда милли бәйрәмебез Сабантуйны да онлайн рәвештә генә күзәттек. Каравон, Уяв бәйрәмнәре дә онлайн үтте.

Июльдә Милләт җыены узды. Анда Россиянең 68 төбәгеннән 500 татар катнашты. Шунда ук «Татарның гамәл стратегиясе» кабул ителде.

Татарстан Президенты ярдәме белән Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелде. Аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли. Комиссия актив эшчәнлек башлады, утырышлар уздыра, конкурслар игълан итә. Кайбер министрлар, татар телен өйрәнү өчен, КФУдагы курсларга язылды.

Тукай премиясе лауреатларын сайладык. Быел бу дәрәҗәле исемгә Лирон Хәмидуллин, Денис Осокин, Идрис Газиев, «Сөембикә» операсын сәхнәләштергән иҗат төркеме лаек булды.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче татар мюзиклы – «Алтын Казан» куелды, «Әкият» курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле сәхнәләштерелде.

Пандемия аркасында, ел да уза торган тантана – «Татар җыры» фестивале оештырылмады. Ул 2021 елның 18 декабренә күчерелде. Аның каравы, «Болгар радиосы», «ТМТВ» премияләре онлайн форматта үткәрелде. Миллионлаган кеше чараны күзәтә алды.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә туган җирендә – Актанышның Әнәк авылында бюст ачылды. Казан үзәгендә татар-башкорт әдибе Мостай Кәримгә һәйкәл куелды. Аны ике республика җитәкчесе «тугандаш халыкларның дуслык символы» дип атады.

Бөтендөнья татар конгрессы мәшһүр җырчы Илһам Шакиров исемендәге премия булдырды. Быел әлеге премиягә Флер Шакиров, җырчылардан – Филүс Каһиров һәм Резидә Галимова лаек булды.

«Россия-1» каналында Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалы дөнья күрде. Төп рольне Чулпан Хамматова башкарды. Әлеге вакыйга җәмәгатьчелектә шактый каршылыклы фикерләр уятты.

Тинчурин, Камал, Кариев театрлары премьералар белән сөендерде. 2020 елда Тинчурин театры төрле режиссерлар белән эшләде, һаман да аның баш режиссеры юк. Чаллы драма театры яңа бинада эшли башлады һәм аңа Аяз Гыйләҗев исеме бирелде.

Мәдәният министрлыгы балалар өчен татар халык уеннарына багышланган «Уен-фест» оештырды.

СӘЛАМӘТЛЕК

Коронавирус сәбәпле, сәламәтлек саклау тармагы зур сынау узды. Татарстан табиблары коронавируслы авыруларга февраль аенда беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтә башлады. «Diamond Princess» лайнерындагы кайбер пациентлар Казанга 14 көнлек карантинга кайтарылган иде. 8 мартта аларны чыгардылар. 17 мартта Татарстанда коронавирусның беренче очрагы теркәлде.

Коронавируслы сырхаулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен Россия Президенты Владимир Путин өстәмә түләүләр кертте.

Коронавирус аркасында, планлы медицина ярдәме күрсәтү, диспанcеризация кимеде.

Бу елны Казанда даруларны өйгә китерәчәк «Сбер Еаптека» дип аталган беренче даруханә ачылды. Киләчәктә шундый 10 даруханә төземәкчеләр.

СПОРТ

Быел республикада 406 спорт корылмасы төзелгән, 115 спорт объекты кулланылышка тапшырылган. Татарстан спорт корылмалары саны буенча илдә 3 урында тора.

Казанда 2021 елның сентябрендә БДБ илләре уеннары, 2022 елда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары узасы билгеле булды.

«Ак барс» хоккей командасы, гомумән, КХЛ лигасына караган клублар, пандемия сәбәпле, Гагарин Кубогы өчен ярышларны туктатырга мәҗбүр булды.

«Рубин» командасын Леонид Слуцкий җитәкли башлады.

«КАМАЗ-Мастер» командасы «Дакар-2020» халыкара раллиенда җиңү яулады.

ЮГАЛТУЛАР

2020 ел күп кенә танылган шәхесләрне, республиканың атаклы кешеләрен мәңгелеккә алып китте.

6 гыйнварда «Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» учреждениесе директоры Марсель Баһавиев вафат булды. Аңа 62 яшь иде. 28 гыйнварда танылган журналист Хөсәен Вәлиәхмәтовны югалттык. 2 февральдә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Кырлай» агрофирмасы директоры Габделхәй Кәримов арабыздан китте. 7 февраль кичендә, Лаеш районындагы Матюшино бистәсе янында очкыч белән һәлакәткә очрап, фаҗигале төстә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин үлде. 23 февральдә 2000–2013 еллар аралыгында республикада прокурор вазыйфасын башкарган Кафил Әмиров мәңгелеккә күзләрен йомды. Март аенда композитор Ренат Еникеев, «Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов, әдәбият галиме Резеда Ганиева, халык шагыйре Роберт Миңнуллинны югалттык.  Апрель – май аралыгында язучы Равил Вәлиев, Татарстанның атказанган табибы Илгизәр Зыятдиновны мәңгелеккә озаттык.

Июнь аенда танылган көрәшче Ильяс Галимов, язучылар Шаһинур Мостафин, Әхмәт Дусайлы вафат булды. Июльдә язучы Фәнил Галиев, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов, әдәбият галиме Фәрит Хатыйпов, журналист Рөстәм Акъегет бакыйлыкка күчте. Бу ел күренекле татар галиме, исемнәр буенча белгеч Гомәр Саттаров, журналист Гөлнара Зиннәтуллина, җырлар авторы Гөлназ Даутова, артист Фазыл Насыйбуллин, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны да алып китте. Күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшит, диктор Илфат Абдрахманов, «Звезда Поволжья» газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтов, виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева, «Юлдаш» газетасы мөхәррире Ранис Газизов, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Татарстанның халык артисты Равил Харисов, Татарстан митрополиты Феофан, шагыйрь Хәнәфи Бәдигый, Татарстанның халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз, язучы Госман Гомәр, тарихчы галимә Айсылу Кәбирова кебек танылган шәхесләребез мәңгелеккә күзләрен йомды. Ел азагында журналистика ветераны Рафаэль Сальмушев бакыйлыкка күчте.

ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ, МӘГАРИФ, СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ

Быел Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазыйфасына Илсур Һадиуллин билгеләнде. Аңа кадәр мәгариф тармагын Рафис Борһанов җитәкләде.

Март аеннан башлап мәктәп укучыларын һәм студентларны дистанцион укытуга күчерделәр.

2020 елда «Мәгариф» милли проектын финанслау 8,5 млрд сумга төште. Аның 5,5 миллиарды – республика бюджетыннан, калганы федераль бюджеттан иде.

Татарстанда 65 меңнән артык волонтер исәпләнә. Яшьләр пандемия белән бәйле рәвештә хәйрия акцияләрендә активлык күрсәтте, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте оешты, мохтаҗларга азык-төлек, дарулар тараттылар.

Пандемиягә карамастан, балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештырдылар. Татарстанда җәйге лагерьларда быел 45 771 бала ял итте.

Россия Президенты боерыгы белән башлангыч сыйныф укучыларын (1–4 сыйныфлар) бушлай ашата башладылар.

2020 елда Татарстанда 139 авыл мәктәбен технология, ОБЖ, информатика дәресләре өчен заманча җиһазлар белән тәэмин иттеләр, шулай ук шахмат зоналарын җиһазладылар. 8 яңа мәктәп файдалануга тапшырылды.

WorldSkills чемпионатының төбәк ярышлары беренче мәртәбә онлайн форматта узды.

КФУ чит ил абитуриентлары арасында иң популяр булган Россия вузлары өчлегенә керде.

«Ярдәм янәшә!» акциясе кысасында Татарстанда 55 мең мохтаҗ гаиләгә барлыгы 220 мең азык-төлек җыелмасы өләштеләр.

«Россия-1» каналындагы «Бергә – йөз» тапшыруында Татарстан егет-кызлары катнашты.

Минзәлә егете Данила Новиков «Ты супер!» проекты финалисты булды.

«Татнефть» җыелма командасы КВН югары лигасында беренчелекне яулады.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү