– Балаларыма акрынлап догалар өйрәтәсем килә. Эшне нидән башларга икән?
Равил С. Апас
– Балаларга дога өйрәтүне иң элек «лә иләһә иллаллаһ мөһаммәдур расулуллаһ» дигән сүзне сеңдерүдән башларга кирәк. Алга таба без көн дә куллана торган – яткан, торган чакта, бәдрәфкә кергән, чыккан вакытта, юлга чыкканда укыла торган догалар, намаз догалары, «Фатыйха», «Аятел көрси», «Фәләкъ», «Нәс», «Ихлас» сүрәләрен өйрәтү мәслихәт.