Фәния Әхмәтҗанова: «Бәйгегә килгән хатлар төшләремә керә башлады»

2020 ел нинди вакыйгалары белән истә калды?  «Ватаным Татарстан» журналистлары узып барган елга үз бәясен бирде, тормышларындагы үзгәрешләр һәм яңалыклары белән бүлеште.

Бүлек мөхәррире Фәния Әхмәтҗанова:

– Бу ел минем күңелдә «Бу – минем туган авыл!» бәйгесе белән онытылмаслык булып истә калыр, мөгаен.  Бер ялган түгел: 200дән артык хатны эшкәртә-эшкәртә, бәйгегә килгән хатлар төшләремә керә башлады.  Мин  авторларның кайсы тарафтан булуын, авылларының тарихын, андагы кешеләрнең язмышын, тормышын белеп кенә түгел, ятлап бетердем  кебек тоела. Танышларым, дусларым артты. Әле дә шалтыратып торалар, кунакка чакыралар. Дөрес, арада сирәк кенә, без урын алырга тиеш идек, дип үпкәләүчеләре дә табылды. Аллага шөкер, җиңүчеләрне жюри комиссиясе билгеләгәнлектән, анысына күңелем тыныч. Эше тавык чүпләп бетермәслек кебек тоелса да, бу бәйге бик уңышлы килеп чыкты. Ул укучылар белән редакция арасындагы элемтәләрне ныгытып кына калмады,  халыкны кузгатып, үткәннәрен барларга ярдәм итте.


Фикер өстәү