«ВТ»ның компьютер цехы җитәкчесе Марат Гыйләҗев: «Компьютер – минем тормышым ул»

Редакциядәге компьютер цехы җитәкчесе Марат Гыйләҗевка йомышыбыз бер дә бетеп тормый. Әле компьютер, әле принтер, вакыт-вакыт үз телефоныбыз да «сафтан чыга». Хәер, безгә генә шулай тоела инде ул. Марат кулы тидеме, сихерли диярсең, шундук эшли башлыйлар.

Аның, төрле программалар эчендә актарынып, тиз генә төзәтүен күрәбез дә, кайчагында: «Ничек белеп бетерәсең син моны?» – дип гаҗәпләнеп тә куябыз. Мондый вакытларда Марат: «Сез аңлап бетермисез, компьютер – минем тормышым ул. Аннан башка яши дә алмас идем кебек тоела», – дип җавап бирә. Кызык бит, ул хәтта якты дөньяга да шул дәрәҗәдә төгәллек белән килгән: гомер сәгатьләрен Яңа елдан башларга дип, 31 декабрьдә аваз салган. Шәһәрдә туып үссә дә, җәйләр буе Әтнә районының Күлле Киме, Казак Үртәме авылларында әби-бабасы янында яшәү, көтү көтүләр аны авыл малае иткән, татар телендә менә дигән итеп сөйләшергә өйрәткән. 75 яшькә кадәр КИСИда студентларга белем биргән доцент әтисе Дамир әфәнде белән Татарстан китап нәшриятында икътисадчы булып эшләгән әнисе Люция ханым, мөгаен, улларына киләчәккә юл сайларга ярдәм иткәндер.

Мәктәптә математика, физика фәннәрен яхшы укыгансыңдыр инде, дип кызыксынам.

– Бик мактана алмыйм, чөнки башны бәрә-бәрә дәрес әзерләп утырганым булмады. «4»кә, «5»кә укып бардым үзе. Бу фәннәр бик җиңел бирелде. Шуңа күрәдер инде, Казанның 90 нчы мәктәбендә 7 нче сыйныфны тәмамлагач, мине 131 нче физика-математика мәктәбенә күчерделәр. Монда бөтенләй башка мохиткә килеп эләктем. Белемне дә тирәнрәк бирделәр. Бик кызыксынып йөрерлек түгәрәкләр дә җитәрлек иде. Үземә кирәк дип тапканына йөрдем. Зурдан кубып, олимпиадаларда катнашмадым. Шулай да, минемчә, нәкъ менә шушы мәктәптә уку белгечлек сайларга ярдәм итте, – ди ул.

Мәктәпне тәмамлагач та, Марат, сыйныфтагы дус малайлары белән Казан авиация институтының кибернетика һәм информатика факультетына юл тота.

– Дөрес, сыйныфыбыздан күбесе Казан дәүләт университетының ВМК факультетына укырга китте. 8 нче сыйныфтан башлап, без анда практикага да йөрдек әле. Мин дә башта шул уку йорты кулайрак булыр дип уйлаган идем, чөнки анда программалар белән эш итәргә өйрәтәләр.  Дусларымнан аерыласы килмәгәнгә, КАИга киттем. Икенче сәбәбе – анда хәрби кафедра бар иде. Заманалар бик тынгысыз чак иде бит. Анысын да уйларга туры килде. Запастагы лейтенант званиесе, инженер-конструктор-технолог белгечлеге алып чыктым. Үкенерлек булмады. Коллектив та, укытучылар да бик әйбәт иде. Белгәннәремне практикада кулланам. Булдырырга тырышам. Әмма барып чыкмаслыгын белсәм, тотынмыйм, сервис үзәгенә җибәрәм. Нинди генә өлкә булса да, сәләтеңне бәяли белергә кирәк. Белер-белмәс тотынып, җимереп атуың да бар бит. Аннан ни файда? – ди Марат, белгеч буларак.

Аның үзенә дә бик күпләрне башлангыч компьютер белеменә өйрәтергә туры килә.

– Моның өчен үҗәтлек кирәк, – ди ул. – Кеше үзе теләмәсә, аны өйрәтеп утырудан мәгънә юк. Икенче юлы я оныттым, я аңламадым диячәк. Хәзер пенсионерлар белән курслар оештыралар бит. Анда да шундыйрак хәл дип уйлыйм. Чөнки, менә укып чыктым, берни белмим, дигәннәрен күп ишеткәнем бар, – дип фикерләре белән уртаклаша.

Компьютер белгече хәзер һәр өлкәдә кирәк. Маратны да күп кенә тармаклар үз эченә бөтереп ала. Ул телефон компанияләрендә хезмәт куя, озак еллар ТИСБИ академиясендә эшли. Шул ук вакытта газета-журналлар белән бервакытта да элемтәсен өзгәне юк. –

– Ничектер, журналистларга ияләштем, – ди ул үзе, бу хакта сүз чыккач. – «Мәгариф», «Казан утлары» журналларында да эшләп алдым. Гел шул-тирәдә кайнагач, проблема килеп чыкса, үзләре чакыра торган булып киттеләр. Баштарак бик җиңел булмады инде. Хәтерлим әле, Фоат Солтанбәков җитәкчелегендә «Ватаным Татарстан»да эшли башлаган чак иде. Яңа җиһазлар кайтардылар. Остазым кинәт кенә ниндидер сәбәп белән эшкә килми башлады. Шулкадәр яңа техника арасында берүзем утырдым да калдым. Тиз арада «иярләргә» кирәк иде. Тәҗрибә әллә ни түгел. Барысын да яңабаштан өйрәнергә, ул гына да түгел, башкаларны да өйрәтергә кирәк. Хәзер генә ул балалар, сөйләшә башлаганчы, гаджетларны күбрәк беләләр. Ул вакытта мондый технология барысы өчен дә яңалык иде. Компьютер каршына беренче тапкыр утыручылар да булды. Һәрберсенең үз ихтыяҗлары, үз сораулары дигәндәй…

Маратның иң истә калган туган көне дә нәкъ менә «Ватаным Татарстан» һәм компьютерлар белән бәйле. Моннан берничә ел элек безнең редакция 30 декабрь көнне «Идел-Пресс» бинасыннан бүгенге урынына күченгән иде. Мондый хәлнең ни-нәрсә икәнен яхшы беләсез. Җиһазларны машинага төяп җибәрдек тә, Яңа елны бәйрәм итәргә таралыштык. Эшкә барсак та, бездән рәт чыкмаган булыр иде. Аны тоташтыру, системаны көйләү эшләрен барыбер Марат кына белә. Яллардан чыккач та, компьютер алдына утырып, эшли башларга, газета чыгарырга кирәк. Редакциянең каникулы әллә ни озын түгел. Марат шулвакыт 31 декабрь, ягъни туган көнендә, хәлдән тайганчы, берүзе җиһазлар урнаштырып йөргән. «Кара тиргә баткан идем», – дип искә ала хәзеру көннәрне.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Бәйрәмне күңелле итеп, гаиләсе белән үткәрергә насыйп булсын! Исәнлек, имин тормыш телибез.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү