Янгыннан энеләрен коткарган 14 яшьлек үсмергә йорт ачкычы тапшырдылар

Бәйрәм көнендә Алексеевск районының Зур Алан авылында 14 яшьлек Иван Павлиновка яңа йорт ачкычы тапшырдылар.

Ул ноябраенда янгынан энеләрен коткарган иде. Павлиновларга йорт ачкычын Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов тапшырды. Бу гаиләгә йорт алу өчен акчаны Татарсан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән.

– Яңа йортта бар да ошый. Монда инде иске өйдәге кебек түгел. Иске йортыбыз начар хәлдә иде. Ярдәм иткән һәркемгә мең рәхмәт, – ди Иван.


Фикер өстәү