Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: «Вирустан соң туган сабыйлар башка төрле булачак» (2021 нче елга фаразлар)

Үгез елы килә. Барыбыз да аны зур өметләр белән көтә. Ел нинди булыр? Экстрасенс Алсу Газыймҗанова белән әнә шул хакта сөйләштек.

Алсу, 2020 елны нинди булыр дип фаразлаган идегез?

– Күсе елының авыру алып киләсен әйттем. Бу хакта яздылар да. Ниндидер вирус тарала, ОРВИ авыруы арта дидем. Бик күп кешеләрнең үләсен күрдем. Ул чакта мин чума кебек авыру киләдер дип уйладым. Ә ул коронавирус булган икән.

– Пандемия нилектән килеп чыкты дип уйлыйсыз?

– Авыру чыкканчы Себердә урманнар янды. Шулчакта моны ничек тә туктатырга дип чаң суктым. Тик ишетмәделәр. Табигатькә килгән зыян өчен түләдек без. Гаеплеме, гаепсезме син – җавап бирергә туры килде. Миңа табигатьнең үпкәләрен төшергән сурәтләр дә еш күренде. Ә уйлап карасаң, коронавирустан нәкъ менә шушы орган зыян күрде.

– Димәк, бар да үзебездән тора?

– Әйе. Без башкачарак яши башларга тиеш. Табигатькә, кешелеккә игътибар артсын иде. Һәр көнгә рәхмәт әйтеп, җирдә яшәвеңә дога кылырга кирәк. Хәзер күп кеше начар хәбәрләр генә тарата. Алар түбән энергия белән яши. Рухи яктан үсешләре юк. Бар кеше интернетка чумды. Бер-берләрен уздырып, үзләрен күрсәтәләр. Кем баерак, кем матур яши, кемнең фотосы күпме лайк җыя… Әнә шундый тормышка күчтек. Мактанчыклар, горур кешеләр артты. Гөнаһтан куркырга кирәк. Элек корал белән сугышсалар, хәзер сүз белән бер-берләрен «кыйныйлар». Моны да туктатырга кирәк. Без сынау астында яшибез. Үзебезне үзгәртмибез икән – яхшыга өмет итеп булмый. Күңел түренә күз салырга кирәк. Киләчәктә кешеләр авырмыйча тормас. Әмма алар, телиләр икән, чирне дарусыз да җиңә алачак. Озакламый дарусыз һәм пычаксыз терелә башлыйбыз.

– 2021 ел нинди булыр?

– Юмарт, дөреслек яратучы, эш сөюче Үгез килә. Ул бераз кызып та алыр, шулай да авыр ел артта калып, җиңеллек киләчәк.  Ел башы бик тыныч булыр. Хакимияттә үзгәрешләр көтелә.  Җитәкчеләр алышыначак. Кешеләр сәясәткә иркен катнаша алачак. Көзен шау-шулы булыр. Өченче бөтендөнья сугышы булыр димим, әмма ниндидер бәрелешләр күзәтеләчәк. Аның Татарстанга да катнашы булачак. Ниндидер конфликт буласы төшләремә дә керә.

– Мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр көтелмиме?

– Вирус башланганчы, укучыларның язгы каникулдан кире мәктәпкә кайтмаулары күренгән иде. Дистанцион укуга кайтмаячакбыз. Быел да мин мәгариф системасында үзгәреш күрәм. Җиңеллек килә. Имтиханнар белән бәйле бу. Балалар хакында сөйләшкәч тагын шуны да әйтәсе килә – вирустан соң туган сабыйлар безгә охшамаячак. Алар башка төрле булачак. Геннарында үзгәреш күзәтелер. Сөйләшүләрен башкачарак ишетәм. Ниндидер хәрефләр җитеп бетмәгән кебек.

– Үгез елыннан тагын ниләр көтик?

– Климат үзгәрү хакында инде әйткәнем бар. Икътисадта киеренкелек саклана. Кризис ел буена җитәчәк. Мин долларның бөтенләй юкка чыгасын күрәм. Америка белән берәр хәл булыр төсле. Россиянең чикләре киңәячәк. Күп кенә илләргә юллар ачылачак. Ел гаилә кору, эшкә урнашу, бала табу өчен уңай булачак. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңышлар көтелә. Кайсы өлкәгә тотынсагыз, шунысында эшләрегез гөрләячәк. Тагын да вируска әйләнеп кайтсак, без аңа ияләнәчәкбез. Мин аны җәйгә бетәр дип уйлыйм. Әмма сыер итенә бәйле ниндидер чир чыгачак. Барысын да ачыкламыйча, хайваннарны бетермәсеннәр иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү