«Нурулла» /Нәбирә Гыйматдинова/ Повесть

-7-

Тик трактор тимердән, ә җан — хистән гыйбарәт иде. Тормыш мәшәкатьләренә никадәр генә күмелсә дә, Нурулла ярату савытының төбен корытмады. Хәер, корытырлык көче дә юк иде.

Дөньясын сыртына күтәрерлек дәрт-дәрманга ия  ир  мәхәббәт дигәнен җиңә алмады. Югыйсә йөрәккә сыеп беткәч, ул бәләкәйдер, бик бәләкәйдер инде, ә үзе нинди кодрәтле иде! Әмма Туйбикә ягына авышмады Нурулла. Кызның хыялы — офыктагы рәшә иде. Ахыр чиктә Туйбикә  — Казанны, ә Нурулла Чурайбатырны сайлады.

Менә икегә аерылган сукмаклар кабат тоташты… Тик ни үзгәрер икән? Әлегә хәтле ничек яшәлгән, шулай яшисе дә яшисе… Туйбикә барыбер аныкы. Аның ярасы, аның сызланулары, аның бәгырь кисәге. Бер генә адәм баласы да  арбасына шатлык-куанычлар гына төяп көлде-көлдер гомер күпереннән узмыйдыр.

Үзәккә барышлый ул аръяктагы Кәҗә Фатыймасына керде. Тирә-якта оста шәл бәйләүче дигән даны таралган аксак хатын  йон эрли иде.

— Шәлләрең бармы, Фатыйма апа?

— Миндәме?  Дистәләгән алар, рәис балам, дистәләгән. Синең Саҗидәңә, мөгаен,  сорысы төстер.

Нурулла хәйләләп маташмады:

— Хатынга түгел, — диде.

— Бәрәч, кемгә?

— Бүләккә, Фатыйма апа.

— Һе, шулай ук мени. — Шәлче диварга кадакланган үрнәкләргә күрсәтте:

—  Эрерәк  бизәклесе кыз-кыркынга, ваграклары — кыз-катынга, тыгызрак бәйләнгәне — әби-чәбигә. Бүләк итәсе кешең яшьме, картмы, рәис балам?

— Яшь, бик яшь, унҗидедә, — диде ир. – Син миңа кар кебек ап-агын бир.

— Кесәңә генә сыешлы итеп төримме, рәис балам?

— Төр, Фатыйма апа. Бүген бөтен аул белер инде бу шәл турында.

— Аул ук димә әле, син! Аксак аяк әллә ни кинәндермәс. Ярты  Чурайбатыр тучны белер, монысына гарантиә, рәис балам.

… Туйбикә аны үзәктәге беренче тукталышта каршы алды. Ул машинасының гына тәрәзәсен шудырып:

— Әйдә, Азизов, — диде.

Анда ук сизенгән иде Нурулла,  хатын урман юлына  борылды. Димәк, аланга ашыга.

Хыялларның туры килүен кара син! Ул да ничәмә ничә тапкыр, шушы табигать оҗмахына талпынды, әмма нигәдер күңел тартмый, мөгаен алан аларны парлап көтә иде.

Алан һаман шул алан иде…

Туйбикә кулындагы сумкасын чирәмгә ыргытты.

— Исәнмесе-е-ез!

— …с-е-ез, — диде, кайтаваз, гаҗәпләнеп. — Сез?! Ничә елдан соң монда нәрсә югаттыгыз?! Әллә кешеләрдән качып качып-посып очрашасызмы се-е-ез!!

— Азизов! Мәрткә китмә! Нинди шомлы тынлык бу? Нишләп кошлар сайрамый, нишләп күбәләкләр очмый?

— Август бит, Туйбикә.

— Ә кайда соң ул май айлары?! Кайда, Азизов?! — дип еламсырады хатын. Мин сары чәчәкләрдән такыя үрер идем!

— Такыя ни ул, менә  моны ябын әле син, Туйбикә. — Нурулла түш кесәсендәге шәлне туздырды. — Сиңа килешәдер.

— Фатыйма апа әле дә бәйлимени? Шәленә кушып гайбәтен дә сата инде, бахырым. Әй, иртәгә чәйнәрләр сине аулда, әй чәйнәрләр, Нурулла фәлән, Нурулла төгән…

— Гайбәтсез авыл — җансыз авыл ул, Туйбикә. Рәхәтләнеп чәйнәсеннәр! Мин катырак инде, тешләрен сындырмасалар ярый.

— Рәхмәт, искиткеч матур, — диде  Туйбикә һәм шәлне йомарлап сумкасына  сонды. — Без бу аланга бүләкләр бирешергә килмәдек, яме, Азизов?

— Йә, — диде ир, ул Туйбикәнең менә шулай якында гына, бик якында гына ярым үпкәләп, ярым үртәлеп торуына ышанмый, аның бу нәзберек күбәләккә кулын  тидерәсе, аның дөньяда барлыгына тагын бер кат инанасы килә иде. Ирләр хисләнсә гаҗәп икән бит! Горурлыгыңны кис тә ат инде, Нурулла. Туенннан качкан җилбәзәк кыз белән акыл утырткан хатынны бер  җепкә бәйләп уртаклык эзләмә! Үткәннәр тузанын туздырып ни файда? Алай дисәң? Менә үзең дә буталасың инде, Нурулла. Шул үткәннәрдән бирле Туйбикә бер тотам калмыйча синең янәшәңнән атлый түгелме соң? Иртән, кырына башласаң, битеңнең тиресе киселә: чөнки көзгедән Туйбикә карый… Шунда йөрәкнең дә читенә пәке эләгә…

— Алан картайган. — Хатын җиңелчә генә аны аркасыннан этте.. — Әйдә, урманнан әйләнәбез, Азизов. Әнә тегендәге зу-ур гына кырмыска түмгәге кайда икән?

— Кырмыскалар синең арттан ук каядыр күченгән, Туйбикә.

— Хәтерлисеңме, без бәхәсләшкән идек. Әгәр чыгарылыш имтиханнарында син “биш”ле алсаң — кырмыска оясына биш минутка мин битемне куям, әгәр алмасаң — син.

— Хәтерлим, мин оттырган идем.

— Абау, ә ник теге имәннең яфраклары каралган, Азизов?

— Сине сагынуга түзмәгәндер, Туйбикә!

— Хәтерлисеңме, син минем букчамны иң югары ботакка чөйгән идең.

— Кайтам да кайтам дип ачуны чыгардың бит, Туйбикә.

— Әй, җыен бала-чага сүзе сөйлибез инде! — Хатын кисәк кенә туктады. — Азизов, бу районда мин өч ел да биш ай яшим! Син, нишләп моңарчы Туйбикә, хәлләрең ничек дип, ишегемне какмадың, ә?

— Йөрәгем белән кактым бит, Туйбикә.

— Йөрәгем белән, имеш! Син миңа мәет килеш кирәк түгел, Азизов!

Нурулла “күбәләк”нең кулыннан тотты.

— Хәлләрең ничек, Туйбикә?

— Миннән көлмә, яме, Азизов, — диде хатын. — Теге Туйбикә юк инде ул. Дөнья мине уңлы-суллы яңаклады, Азизов. Син минем хакта ни беләсең инде, йә? Казанда укыганда киреләнмәсәң — бергә каласы  идек без, ә син — боз сын, әз генә дә эремәдең. Профессор малаеннан мин ун елдан соң, улыбыз исәйгәч аерылдым. Вак иде, эт бете иде. Ир затларыннан уңмадым мин, Азизов. Җир синдәйләрне бүтән тудырмаган иде. Бүлектә без ике хирург-кардиолог идек. Коллегам операция ясаса — авыру үлә, ә минекеләр өр-яңадан яши! Коллегам шуңа кара коела иде. Көнләшү начар нәрсә икән, Азизов: ул бәндә юк гаебемне табып минем өстемнән министрлыкка шикаятьләр язды, клиниканы гайбәт белән сасытты. Мөдир, билгеле, аны яклады, чөнки кодасы иде. Шуннан соң мин клиникасына да Казанына да “әллүр” дидем дә, үзебезгә кайттым.Әләкче коллегамны хәзер операциягә кертмиләр, бармаклары кәкрәйгән икән. Ә син, Азизов, үзең белән таныштырма, яме. Ничә тавык-чебеш асравыңа хәтле хәбәрдар мин. Чурайбатырларга бәхет капкасын ачкан кеше инде син.

Туйбикәнең кулы каз мамыгы сыман йомшак иде, ир аның җылысын йөрәгенә сеңдереп өлгермәде, хатын кисәк кенә читкә тартылды һәм күзләрендә пәриләр биетеп:

— Йә, мин һаман, чибәрме, Азизов? — диде.

Нурулла каушамаска тиеш иде, Нурулла җир йөзендә нинди назлы сүзләр уйлап табылган, шуларның һәммәсен дә җыеп бу күбәләкнең колагына пышылдарга тиеш иде. Ләкин авыз эчендәге агач тел нәрсәдер әвәләде дә әвәләде, әллә җөмләләр, әллә авазлар…

Туйбикә тагын һөҗүмгә күчте:

— Ә син  мине әле дә яратасыңмы, Азизов? Нигә баш кына селкисең? Кычкырып әйт, шау тимер! Мин синнән шушы сүзне күпме ишетергә тилмердем!

— Болай да аңлашыла  бит, Туйбикә.

— Нәрсә аңлашыла, Азизов?

— Гомер сине уйлап  үтеп бара, Туйбикә. Иртә дә син, кич тә син… Инде нәрсә диим?

Әйе, Нурулла тыштан шау тимер, ә күкрәгендә ялкын, өтә-көйдерә иде. Ниһаят, тышауларыңны чиш, ир-ат! Алдыңда хыялыңда кабат терелгән мәхәббәтең түгелмени!

— Каприз дигән идең, Туйбикә. Ни-нәрсә ул? Аны балга манып ашыйлармы, суда җебетепме?

— Уенга борма, Азизов! — Хатын усалланды. Бер каум  туфли очы  белән чирәмне изә-сыта җәфалангач:

— Өйлән, миңа, Азизов, минем капризым шул, — диде.

Алан бер киңәде, бер тарайды. Агач-куаклар бер озынайды, бер кыскарды. Чәчәген койган төклетураларны җил аска бөгеп каядыр очырта төсле иде.

Нурулла дәшмәде. Болыт әсәре түшәлмәгән чип-чиста күк йөзенең нәни генә уемы каралып яшь койды.

Бу Туйбикә күзләре иде…

Моңарчы яшәлгән гомер корыган агач ботагы түгел, балта белән чабып ыргытып булмый. Шулай да яраткан кешеңне сагынып узган елларны да гамәлдән сызып булмый.

Булмый! Берни эшләп булмый!

…Туйбикә машинасын кабызгач күз яшләре аша елмаеп:

— Хуш, — диде. — Үзеңне сакла, — диде. — Синдә чын ир солтанының йөрәге, Нурулла, — диде.

Әйтә алмады ир, син бу юлысы да йөрәгемне телем-телем кисеп китәсең, тик монысы авыррак, монысы хәтәррәк,  дия алмады.

Машина җиленнән төклетуралар сынын турайтты…

…Тау сыртында ап-ак киемнән ике кеше чалгы белән печән чаба иде. Кем кушкан, йа? Көннәр көзгә авышкан, үләннәр, гәрчә яшел төсен җуймаса да, хәлсезләнеп, саргаерга маташа иде.

Нурулла әлеге аймакка беркайчан да  тимер ургыч керттермәде. Бабайлар каны тамган тауда ул ел саен ике-өч карт белән печән чабар һәм азактан шаһитлар рухына дога кылдыртыр иде. Ә быел вакыт тимәде. Их!

Юк, кешеләр аның күзенә генә күренә иде. Китеп барышы ахырысы… Теге чакта, йөрәк чыгымлаганда, ул бит кыр уртасындагы өстәл тирәсенә тезелешеп утырган аксакаллар белән очрашкан иде. Китеп барышы, әйе… Хәзер аяклары җирдән аерыла да… Ни үкенеч, фанилыкта  күпме эшләре өелеп кала… Чү, икәүнең берсе Габбас бабасы түгелме соң? Ә аның кырыенда теге яшь хәзрәт! Тәгаен үзе!

Нурулла дык-дык җиргә басып карады. Хәтта үкчәсе чатнады. Шөкер, аяк асты каты иде…

2013-2014 еллар.


Фикер өстәү