Илнар Хөснуллин: «Бер-беребезнең кадерен белергә вакыт»

2020 ел нинди вакыйгалары белән истә калды?  «Ватаным Татарстан» журналистлары узып барган елга үз бәясен бирде, тормышларындагы үзгәрешләр һәм яңалыклары белән бүлеште.

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар ХӨСНУЛЛИН:

— Кемнәрдер, бәлки, әле хәтерлидер дә: 2005 елда Казанда «Мин Меңьеллыктан исән калдым» дип язылган футболкалар сатуга чыкты. Моңарчы күрелмәгән вакыйга булды башкала юбилее. Тик башы гына булган икән әле. Аннары Универсиада шаулады, ел саен диярлек дөнья чемпионатлары уздыруын гадәткә керттек. Журналист халкына әнә шуларның эчендә кайнарга туры килә. Инде безләрне берни белән шаккатырып булмас дип уйлаган идек. 2020 ел барысын да уздырды. Кытайда йөрер, Европаны айкар да безне әйләнеп узар дип, өметләнгән идек баштарак, әмма теге нәрсә бөтен тормышның астын өскә китерде. Хәер, гөнаһ сүз булса да әйтим инде: килеп чыккан вакыйгалар барысы да журналист халкы өчен җим булды. Тик беркемне дә аямый, таныклык сорамый, диктофоннан курыкмый булып чыкты ул. Шулай икәненә үзебез дә инандык, «үзем күрдем» сәхифәсенә язарлык вакыйгалар булды. Өзеп алган җиләкнең тәмен татый алмау, яңа җыйган каен себеркесенең исен тоймау сәер нәрсә икән ул. Сүз уңаеннан, җәйге яллар шулайрак узды. Шөкер, барыбыз да исән-сау. Шул арада ике зур бәйрәм, сайлау аша узарга өлгердек, яңача яшәргә өйрәнергә дә туры килә.  Иң мөһиме – безгә бушлай бирелгән, ә кими башлагач, бик кыйммәткә төшкән сәламәтлекнең кадерен яхшырак аңлый башладык. Бу кешедә теге нәрсә юк микән? Кәбисә елыбыз шик һәм, нәрсәсен яшерәсең инде, курку белән узды. Иң куркынычы әнә шул түгел микән әле? Инде болай да телефон аша язышып кына хәл белешергә, кешедән килгән котлауны кабат җибәреп тәбрик итешергә гадәтләнеп килә идек. Бу булганнар, киресенчә, араларны якынайтсын дип телик. Битлек астында битарафлык яшеренмәсен. Бер-беребезнең кадерен белергә вакыт. Анысы теге нәрсә киткәч тә кирәк булачак.


Фикер өстәү