Гөлинә Гыймадова: «Бу ел барыннан да бигрәк «Бөекләр эзеннән» сәхифәсе белән истә калачак»

2020 ел нинди вакыйгалары белән истә калды?  «Ватаным Татарстан» журналистлары узып барган елга үз бәясен бирде, тормышларындагы үзгәрешләр һәм яңалыклары белән бүлеште.
Бүлек мөхәррире Гөлинә Гыймадова:

– Елны ничек башлыйсың, шулай дәвам итә диләрме әле? Минем ел «Ватаным Татарстан» газетасы бүләк иткән юллама буенча Төркиягә сәфәрдән башланды. Ул чакта битлекле, пирчәткәле тормыш түгел иде әле. Берничә ай өйдә утыруны исәпкә алмасак, ел башындагы хәрәкәт ел буе дәвам итте дип әйтсәң дә була. Артка борылып карыйм да, күпме кешеләр белән очрашканмын, күпме сабак алганмын дип шөкер итәм. Бу ел барыннан да бигрәк «Бөекләр эзеннән» сәхифәсе белән истә калачак. Ничә ел күңелләрдә бөреләнеп, быел шытып чыккан кадерле эш бит ул. Иң әһәмиятлесе: ул – команда эше нәтиҗәсе. Команда булгач, дәвамлы булыр дип ышанам. Киләсе ел нинди булыр? Алга карап фаразлыйсы килми. Һәрхәлдә матур, өметле, хәрәкәтле, яңалыкларга, матур кешеләргә бай булыр ул.


Фикер өстәү