Чулпан Гарифуллина: «2020 елга борылып та карыйсы килми, шулай да мин аңа рәхмәтлемен»

2020 ел нинди вакыйгалары белән истә калды? «Ватаным Татарстан» журналистлары узып барган елга үз бәясен бирде, тормышларындагы үзгәрешләр һәм яңалыклары белән бүлеште.

Чулпан Гарифуллина, «ВТ» журналисты:

– Ел башында, өйдә утырган чакта язган сүзләремә карыйм да, ул вакытта оптимизм рухым көчлерәк булган икән, дип көлеп куям. Дөньяга ал күзлектән генә караучы кеше буларак, соңга таба анысын да бераз борын очынарак төшерергә туры килде. Гомер булмаганны ел азагына рухи яктан да, физик яктан да арыганлык сизә башладым. 2020 елга борылып та карыйсы килми. Шулай да елга рәхмәтлемен. Рәхмәтле булырга кирәк тә! Ел миңа шактый күп сабаклар бирде, иманымны ныгытты, кайбер кешеләргә, вакыйгаларга башкача карарга өйрәтте. Күбрәк игелек кылырга, мәрхәмәтлерәк булырга тырыштым кебек, анысына мин бәя бирә алмыйм инде. Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсемендер дип сөенәм: барыбызга да мәгълүм чир турында күпме язып та, авыручылар белән очрашып та, ул мине быел урап узды, куркыныч авырулар белән интекмәдем. Көзен Коръәннең тәрҗемәсен бүләк иткәннәр иде. Моны елның иң зур бүләге дип саныйм. Күңел төшенкелегенә бирелгән саен, шуның битләрен ачам. Төшенкелеккә азрак бирелергә язсын иде!


Фикер өстәү