Бүгенге көн тимурчыларын кайдан эзләргә?

Кем көрәгән бу карны? Ялгыз яшәүче әби-бабайларны шаккатыручылар бармы икән хәзер? Авыл баласы игелек һәм хезмәт төшенчәләрен онытып бетермәгәнме? Тимурчыларны, заманча әйтсәк, волонтерларны кайдан эзләргә?

Эш беттемени?

Авылларда, тормыш заманчалашкан саен, балаларга кушарлык әллә ни эше дә юк кебек. Йортларга су кергән, газ бар. Элек тимурчылар чишмәдән су ташырга, утын ярырга булыша иде. Мич агартумы, яз көне канау казумы… Нинди эш булса, шуны ялт итеп башкарып куя идек. Кышын кар явып тора, аны көрәп торасың. Мәңге бетмәс кебек тоела иде ул. «Без – тимурчылар! Яшибез җирдә дөрләп, эшебез бара гөрләп», – дип җырлый-җырлый бара идек. Тирләп-пешеп, эштән ямь табып, әбиләрне сөендереп кайтулары үзе бер рәхәт. Алар сиңа озак итеп рәхмәт укый. Һәрхәлдә, күбебезнеке шулай булгандыр. Хәзер өлкәннәргә булышырга теләүче балалар бармы? Бар икән андыйлар.

– Җидәүләшеп килеп керәләр. Барысы да кызыл төстәге махсус формадан. Апа, нинди эш бар, барысын да әйт, яме. Бик кирәк булса, телефоннан шалтырат. Без бик тиз килеп җитәрбез, диләр. Хәзер күп нәрсә үзгәрде. Су ташыйсы юк, идәнне дә гел юып торырга кирәкми. Паласны суыртсаң да җитә. Шулкадәр пөхтә эшлиләр, исем китә. Килеп, хәл белеп китсәләр дә, кәеф күтәрелә. Менә сезнең шалтыратып, хәл белешүегезгә дә сөендем әле, – ди Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче 72 яшьлек Гөлшат Әхмәтшина.

Гөлшат апа тумышы белән шушы авылдан. 30 елдан артык Казахстанда яшәп, авылга кайткан. Ике баласы да шунда гаилә корган. Авыр чакларында Гөлшат апаны укучылар бер дә ташламаган. Йөрәге авырткан икән. Бәрәңгесен чүпләп, аны базга урнаштырганнар. Бакчага тирескә кадәр таратканнар. Кар яумагач, көрәкләрнең әлегә кирәге чыкмаган.

Зирекле мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәния Зарипова әйтүенчә, аларда барлыгы 58 бала укый. Һәр сыйныфка бер ветеран, тыл хезмәтчәне билгеләнгән. Мәктәптә «Юнармия» хәрәкәте оештырылган. Нәкъ менә шушы укучылар, бигрәк тә егетләр – өлкәннәрнең уң кулы. Кайбер әбиләр кирәк вакытта гына чакырса, кемгәдер ярдәм көн саен кирәк. Әти-әниләр арасында өлкәннәргә булышуга төрлечә караучылар бар. Күбесе балаларының игелекле булып үсүенә сөенсә, өлкәннәргә үз балалары булышырга тиеш, диючеләре дә очрый. Укучылар исә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Укытучы булып эшләгән, мәктәп янәшәсендә яшәүче Зәйнәп апа карын көрәп киткәнен белмичә дә кала. Шулай да, тимурчылар эшедер бу, ди.

Рәхмәт төшкерләре

Мөслим районының Күбәк авылында да тимурчылык эше юкка чыкмаган. 6 нчы сыйныф җитәкчесе Гөлсинә Гәрәева әйтүенчә, ике авылга 20–30лап өлкән кеше бар. Көз көне бәрәңге алырга булышалар. Чишмәдән су ташу гадәте дә онытылмаган. Яз-көзләрен обелиск янын чистарталар, кар көриләр.

Саба районының Олы Арташ мәктәбендә «Дуслык» тимурчылар отряды эшли. 79 яшьлек Фәния әби Ханова да балалар килүен көтеп ала. Ул элек мәктәптә җыештыручы булып эшләгән.

– Балаларымның өчесе дә Түбән Камада яши. Якын түгел. Шуңа күрә тимурчыларга ышанып торам. Өйне җыештыралар, кар көриләр, ишегалдын себерәләр.  Дару кирәкме, кибеттән берәр кирәк-яракмы – барысын да алып кайтып бирәләр. Нинди эшем бар, барысын да ялт иттереп эшләп куялар. Көн саен килергә дә риза. Күрше малайлары Илнияр белән Илнат та хәлемне белешеп кенә тора, бигрәк эшчәннәр. Эшләмәсәләр дә, сүз әйтеп булмый. «Исәнме» дип әйтсәләр дә, сөенәбез, – ди Фәния әби.

Балтач районының Салавыч күппрофильле лицее укучылары да игелекле гамәлләр кылып тора.

– Без сыйныфыбыз белән Гадения әбигә шефлык итәбез. Кызлар өен җыештыра: тузан сөртә, идәнен юа, чоланын чистарта, урын-җирен тәртипләп куя. Ә без, малайлар, кар көрәдек, паласларын кактык, урамга чыга торган юлдагы басманы рәтләп куйдык. Ахырдан алып килгән күчтәнәчләребез белән тәмле итеп чәй эчерде. Матур итеп истәлек фотосына да төштек. Ялгыз яшәүче әби-бабайларны игътибарсыз калдырмасак иде, – ди 9 нчы сыйныф укучысы Рәсүл Фәрзиев.

Ә сез әбибабайларга булыша идегезме?

Фоат Садриев, халык язучысы, Тукая бүләге иясе:

Күрше Фатимәттәй әбигә кар көрәшергә, башка эшләрен эшләргә булыша идек. Ире сугышта үлгән, теленнән Рәхмәтуллам дигән сүз төшмәде. Шундый гаҗәп кеше иде: бер вакытта да зарлана белмәде. Әби-бабайларга һәрвакыт ярдәм кирәк. Өлкәннәр ялгыз, алар аралашмый. Әлегә барысын да үзем эшлим. Хәзер мәктәпләрдә балаларга бер нәрсә дә эшләтмәүгә, хәтта такта да сөрттермәүгә аптырыйм. Бу бит – тәрбиягә аяк чалу. Безнең заманда авыл балалары гел кыймылдап торды. Хәзер дә шулай булырга тиеш. Хезмәт тәрбиясе бик мөһим.

Дилбәр Фәиз, «Болгар» радиосы алып баручысы:

Интернатта яшәгәч, авылга еш кайтып йөреп булмый иде. Шулай да ялгыз яшәүче әбиләргә барып, карын көри, идәннәрен юа идек. Аннан безгә чәй эчертәләр иде. Аның тәме әле дә авызда тора. Бәрәңгене күп итеп пешерсәләр, шуннан күзикмәк ясый идек.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 


Бүгенге көн тимурчыларын кайдан эзләргә?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү