45 яшьне узганнарга булачак пенсияләре турында хәбәр итеп торачаклар

2021 елдан 45 яшьне узган Россия халкы булачак пенсияләренең күләме турында белдерү кәгазе ала башлаячак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итте.

Пенсия фондының белдерү кәгазе өч елга бер тапкыр gosuslugi.ru порталы аша автомат рәвештә килеп торачак.

45 яшьтән булуы әлеге вакытка күпчелек кешенең билгеле бер күләмдә капитал туплануы белән бәйле.

Пенсия фонды картлык буенча пенсиянең якынча күпме булачагын, фондка күчерелгән акчаның күпме булуын хәбәр итәчәк. Шулай ук пенсия тупланмаларының күләме турында мәгълүматлар да, түләүләрне исәпләү өчен параметрлар да күрсәтеләчәк. Гражданнарның кайчан һәм ничек пенсия ала башлаячаклары хакында да хәбәр ителәчәк.


Фикер өстәү