Бәйрәм үтә – чыршы кая китә?

Яңа ел яллары тәмамланырга да өлгермәде, инде чүплекләрдә яшел чыршылар аунап ята. Күпләр ясалмасын куйса, әле арабызда хуш исен таратучы гүзәлкәйне сайлаучылар бар. Тик андый чыршының гомере бик кыска – берничә көннән соң ул энәләрен коя башлый, саргая.

Быел Татарстанда аларны Идел буе экологик оешмасы җыя башлаган. 11 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр Казан, Чаллы шәһәрләрендә чыршыларны кабул итәчәкләр. Барлык агачлар да фермерларга тапшыралачак.Чыршыларны кошларга һәм хайваннарга бирәчәкләр. Сүз уңаеннан, 2020 елда Казан ипподромына башкала халыкы 3,5 тонна чыршы тапшырган булган.
Чыршыларны Казанның Гадел Кутуй урамы 160 йорт каршысындагы, Җиңү Проспекты 141 йорттагы “МЕГА” сәүдә үзәгендә янәшәсендәге контейнерга илтергә була. Чаллыда исә Автосборочный проезд 29/63 адресы буенча кабул итәләр.
Тапшырганчы чыршыларны уенчыкларыннан һәм мишураларыннан чистатырга кирәк. Әгәр бирегә юридик затлар да чыршыларын тапшырасы килә икән, 89179028484 телефонына шалтыратып, алдан килешенергә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү