Байлар Сабасында — байларча

Сабага керер юлда бик матур мәйданчык ясалган. Бирегә һәр үткән машина туктый дисәң дә ялган булмас. Һәркем фотога төшергә ашыга,балалар исә бозлы лабиринтта уйнап ала.

Саба эченәрәк үтсәң- андагы матурлыктан башлар әйләнә. Элек авыл кешесе бәйрәм эзләп шәһәргә барса- хәзер үзләренә кайталар. Мондый матурлыкны һәр районда күреп була. Ә сездә ни белән шаккаттырдылар? Фотолар көтәбез.


Фикер өстәү