Наил Кашапов: «Лачыным сүзне тыңлый»

Мамадыш районының Арташ авылы егете Наил Кашапов кыргый кошларны кулга ияләштергән. Ул бу хакта балачактан хыялланган. Армиядән кайткач, оядан егылган бөркет баласын таба. Шуны кулга ияләштерә башлый. Аннары карчыгага күчә.

– Табигатьтәге кошларны болай гына тотып булмый. Башта рөхсәт алырга кирәк. Аны аучылык оешмасыннан бирәләр. Кулымда язу булгач, кошларга тартылу тагын да артты, – ди ул. – Киләчәктә планнарым зурдан – кулга ияләштергән кошлар белән ярышларга барасым килә. Бер тапкыр катнашып карадым. Ул чакта карчыгамны алып барган идем. 2 урынга лаек булдык.
Әлегә Наил лачынны өйрәтү белән мәшгүль. Ул Кызыл китапка кертелгән. Аны тотарга ярамый. Наил үзенекен питомниктан сатып алган. Кош та сынатмый– хуҗасының бар әмерен үти икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү