Әмәкәйдә – әйбәт кешеләр

«Ватаным Татарстан» газетасын бик күптәннән укып барам.  Язмалар аша төрле язмышлар белән танышабыз.  Сокланырлык, үрнәк алырлык кешеләр  бездә дә күп.

Үзем  колхозда эшләдем. Әнигә ияреп, бөтен эшкә өйрәндем. Хәзер  исә  ялгызым калдым. Туган-тумачам юк. Өем дә искерде. Мичкә утын ягып җылытам. Тик яңасын алырга мөмкинлегем, сорар кешем юк. Әмма күңелемне төшермим,  авылдашларым бик мәрхәмәтле. Шундыйларның берс – Әлфирә Солтанова. Ул мәдәният йортында эшли. Клуб тирәләрен тәртиптә тота, матур итеп гөлләр үстерә. Аңа һәрчак ире Наил ярдәмгә килә. Бу гаиләдә кешегә кадер зур. Әти-әниләрен дә кадерләп, тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар.  Хәзер аларның хәер-догасында матур тормыш көтәләр. Бик аз акчага күп эш башкара ул. Юл буйларын да чаба. Нигә шундый кешеләргә  акчаны күп итеп түләмиләр икән дип уйлыйм.

Әмәкәй җирлек башлыгыбыздан да уңдык. Илнара Шакирҗанова авыл яшәсен өчен бик тырыша. Нинди генә мәдәни чаралар булмасын, үзе дә бик актив катнаша. Авыл өчен бөтен гаиләсе белән тырышалар. Аңа да ире Рәйхан  ярдәм итә. Элек урамдагы баганаларда ут та юк иде. Хәзер юлларыбыз да әйбәт, ут та яна. Ял көннәрендә ярдәм сорап барсаң да, кире бормыйлар. Мондый җитәкче булуына бик сөенәбез, озак еллар эшләсен генә.

Авылыбызның фельдшеры Гөлшатка да чиксез рәхмәтлебез. Кар булса да, яңгыр яуса да – бернигә карамый, хәзер килеп җитә. Гаиләсе эшенең авырлыгын аңлый, хәленә керә. Аларга да чиксез рәхмәтлебез. Авылыбыз яшәсен, халык бер-берсен хөрмәт итсен. Юкка-барга бер-беребезне рәнҗетмәсәк иде.

Фәйрүзә Сибаева. Мөслим районы


Фикер өстәү