Рима Вәлиева: «Балаларны бәхетле итүдән туймадым»

Лаешта яшәүче Рима Вәлиева ятим балаларга «әни» булырмын дип уйлап та карамый. Күршедәге ятимнәр йортында эшләүче танышының, ремонтка ябылабыз, барлык балаларны гаиләләргә таратып бетердек, ике кызны алучы юк, дип шалтыратуына исе китми. Язмыштыр, иптәш кызына дигән сабыйлар Рима белән Марс өенә кайтып утыра.

– Педагогика институтын тәмамлагач, миңа Лаеш балалар йортында эшләргә дә туры килде. Озак эшләмәдем, туган ягым Арчага кайтып киттем.  Тик язмыш мине кабат Лаешка китерде. Марс белән танышып, гаилә корып җибәрдек. Ул чакта миңа – 24 яшь, Марска  36 иде. Яшь аермасын да карап тору юк, яраттым да чыктым, – дип искә ала Рима ханым. – Тормыш корып җибәргәч, улыбыз Булат туды. Аннан соң бүтән балаларыбыз булмады. 2017 ел исә тормышымны үзгәртте. Дус кызым, ике ятимне алып кайтыр өчен минем өйдә урын юк, диюенә, миңа килсеннәр, дигәнемне сизми дә калдым. Ул чакта сабыйларны вакытлыча гына яшәтәсе иде. Тик бергә яши башлагач, алар безгә ияләнде. Аларны кире илтә алмадык.

Кунакка дип бала алып кайту җиңел булмый. Тиешле документлар тутыралар. Вәлиевлар йортына кайтканда Кристинага – 14, Алинәгә 13 яшь була. Кызлар бертуганнар түгел, ятимнәр йортында дуслашып, бер бүлмәдә яшәгәч, бер гаиләдә булырга хыялланалар.

– Мин ул кызларны улым Булат белән барып алдым. Шулкадәр күп итеп әйбер җыйганнар. Һәр бүләкне кадерләп саклаганнар иде. Алар безне тиз якын итте. Китәр вакытлары җиткәч, Кристина, безнең китәсе килми, димәсенме?! Ул чакта әле ирем бөтенләйгә алып калырга риза да түгел иде. Әмма кызларның «әтием»  дип кенә дәшүләре аның күңелен эретте. Бу сабыйлар бездә бөтенләйгә яшәп калды, – ди Рима ханым. – Бераз вакыт узгач, Алинә тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы энесе янына алып баруны сорады. Ул малайны күргәч, бик кызгандым. Шулай итеп Илфатны да алып кайттык…

Үсмер кызларны, авыру баланы тәрбияләү җиңел генә булмый. Рима ханым әни дә, апа да, киңәшче, сердәшче, психолог та була. Кызларны үз гамәле белән тәрбияли. Үрнәк күрсәтә. Нинди генә кимчелекләре булса да, аларны уртага салып сөйләшәләр. Беркайчан да кызларны узган эш өчен сүкмиләр. Ни өчен шулай эшләүләрен ачыклыйлар.

– Сабыйларымның үз әниләре дә исән-сау. Мин алар белән сөйләшеп торам. Кристина үзе дә барып йөргәли.  Тик бездән китәселәре генә килми. «Мама»м бар, сезгә «әни» диим әле», – дип үзе сорый. 18ен тулгач, бездән китәрсеңме инде, дип тә сорадым. Юк, ди. Үз әнисе белән аралашса да, бер-берсен якын итә алмыйлар. Балачактагы үпкәләре бетми. Шөкер, техникумда укып йөри. Дус егете барлыкка килде. Аның әти-әнисе дә Кристинаны якын иттеләр. Матур гаиләле булуын телим, – ди Рима ханым. – Алинә белән Илфатның да үз әниләре исән. Алинә бик тырыш, максатчан бала. Үз алдына ниндидер бурыч куя да – шуны үти. Җәй көне эшләп акча җыйды, үзенә кирәк әйберен алды. Тырышлыгын хуплыйбыз. Ул тормышка әзер. Югалып калмас. Тик әнисе белән аралашырга бик теләми. Аның да күңелендә ниндидер яра бар. Мин бит – аларны алып кына үстерүче. Бар теләгем – туры юлга кертеп, бәхетле итү. Әгәр алар тормышта үз урынын табып, миңа рәхмәтле булалар икән,  шул җитә.

Алинә  гел «бишле»ләргә генә укый. Спорт белән шөгыльләнә икән. Илфат исә, гаиләдә җылы тапкач, бөтенләй үзгәргән. Әти-әни назы малайга яшәр өчен көч биргән. Физик мөмкинлеге чикле булса да, беркем дә авыру дип әйтми икән. Үзе дә сынатмый. Төрле бәйгеләрдә катнаша. Шахмат түгәрәгенә йөри, спортка тартыла. Мәктәптә яхшы билгеләренә укый икән. Хәтта тернәкләндерү үзәгендәге табиблар да сәламәтлегендәге үзгәрешләргә шакката. Ярату сабыйны бөтенләй икенче кешегә әйләндерә.

– Шушы ике баланың тагын бер сеңлесе бар икән. Анысы Дәрвишләр бистәсендәге психоневрологик диспансерда яши. Барлыгын белгәч, анда йөри башладык. Әлегә вирус аркасында кертмиләр. Кызчыкны сагындык инде.  Сәламәтлеге өчен борчылабыз. Гаилә җылысы тоеп, алга китмәсме дип тә уйлыйм. Әле мин балаларны бәхетле итүдән туймадым, – ди ул. – Ятимнәрне үз канатыбыз астына сыендыргач, безне аңламаучылар күп булды. Андыйларны тормышымнан сызып ташладым. Безнең балалар тынычлыкта, кеше сүзе кермәгән, матур гаиләдә үсәргә тиеш. Кемдер сине сүзе белән борчып торса, җан тынычлыгы бетә. Ә ул миңа кирәкми. Мин сабыйларым белән бәхетле. Әле ярый көтелмәгән бәхет булып бу балалар ишек шакыды.

Быел Вәлиевлар гаиләсендә күңелле вакыйга булган. Уллары Булат өйләнгән. Матур итеп туен уздырганнар.

– Бәйрәмгә барлык балаларым әзерләнде. Матур итеп киенделәр, бизәнделәр. Кеше тормышындагы иң зур вакыйганы үз күзләре белән күрделәр. Үзем дә аларны әнә шулай итеп тәрбиялисем килә. Бу дөньяның матурлыгын гына күрсеннәр иде, – ди Рима ханым. – Мин хәзер яшьлегемдә ятимнәр йортына нигә килгәнемне аңладым. Ул чакта игътибар ителмәгән. Язмышымны әллә ничә еллар элек күргән булганмын икән бит! Аңламаганмын гына. Әмма мин бик ризамын. Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт. Әниле ятимнәрне әниле итеп, миңа җирдә яхшылык эшләргә мөмкинлек бирде. Бер генә теләгем: балаларым ким-хур булмасын. Сабыйлары аларның язмышын кабатламасын иде!

Гөлгенә Шиһапова


2 фикер

Җавап Отменить ответ