Бала намаз укымаса, гөнаһы әти-әнигә языла

Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең бик күп хәдисләрендә ислам динендә бала тәрбияләүнең зур әманәт булуы һәм аңа үтә нык җаваплы карарга кирәклеге турында әйтелә. Әмәт бистәсе имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев сүзләренчә, кыямәт көнендә һәр кеше үзе өчен генә түгел, балаларының тәрбиясе өчен дә җавап бирәчәк.

– Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә, балалар – бу дөньяның зиннәте, дип әйтә. Тәрбиягә аерым басым ясап, Пәйгамбәребез (с.г.с.), әти кешенең баласына калдырган иң зур бүләге – күркәм тәрбия, ди. Тәрбияле бала бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булачак, әти-әнисен дә бәхетле итәчәк. Бала тәрбиясе турында өйләнгәнче яки кияүгә чыкканчы ук уйлый башларга кирәк. Гашыйк булдым да өйләнәм дип кенә булмый. Булачак балаларыңа әни сайлавыңны да истә тот. Пәйгамбәребез (с.г.с.) якынлык кылганда бисмилла әйтергә куша. Аның махсус догасы да бар, ул укылса, балага шайтан тәэсир итмәс, диелә. Дини тәрбия ул – догалар өйрәтү, намазга бастыру гына түгел, хәләл ризык белән тукландыру да. Хәрам ризыкны өйгә кертергә ярамый, югыйсә балаларның тәне хәрам ризыктан җыела. Бик тә дини бер хатын, ирен эшкә озатканда: «Акчасыз кайтсаң кайт, хәрам ризык кына алып кайта күрмә, җәһәннәм утына түзә алмабыз», – дип әйтә торган булган. Хәрам ул – дуңгыз ите генә түгел, ришвәт, урлап, талап, алынган мал да.

– Хәзрәт, бала тугач ук әти-әниләр алдында нинди бурычлар тора?

– Иң беренче – динебезгә, милләтебезгә, муафыйк булган күркәм исем кушу. Сабыйның уң колагына – азан, сул ягына камәт укып, исемен әйтәләр. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә шулай эшләгән. Хәзер бала тудыру йортыннан ук сабыйга исем кушып чыгалар. Соңгы вакытта үзебезнең элек популяр булган татар исемнәрен куша башладылар. Шул ук вакытта әти-әниләр Эмилия, Милана кебек ят исемнәрне дә үз итә. Хәзрәтләр дингә, милләткә муафыйк булмаган исемне кушарга теләмәгәч, алар икенче мәчетне эзләп китә. Бервакыт берәү: «Сез балабызга без теләгән исемне кушмагач, өч мәчеткә бардык, соңыннан бер бабайны табып, баланың колагына үзебезгә ошаган исемне барыбер әйттердек», – диде. Кемдер безнең киңәшне истә тотып, шунда ук башка исем сайлый, кемдер башка мәчеткә чыгып китә. Исем сайлаганда, интернеттан гына карап калмыйча, өлкәннәр белән, мәчеттәге хәзрәтләр белән киңәшләшү дә комачау итми. Күп вакыт туу турындагы таныклыкта бертөрле исем, мәчеттә икенче төрлесен кушарга туры килә. Эмилия булсын дип киләләр, без Әминә кушабыз. Бала авырып китсә, бернинди дә дәвалану булышмаса, мәчеткә килеп, колагына башка исем әйттерү очраклары да бар. Баштан ук балага дингә яраклы булган мәгънәле исем сайларга кирәк. Кеше үзенең исемен әйтүгә үк, без аның кайсы милләттән булуын шунда ук чамалыйбыз бит. Исем ул – динебезнең дә, милләтебезнең дә бер күрсәткече.

– Диндә яңа туган балага хөрмә каптыру гадәте дә бар икән.

– Анысы тәхник дип атала. Хөрмәнең йомшагын баланың теш уртларына ышку да сөннәт санала. Әбү Муса, улы тугач, аны Пәйгамбәргә алып барган һәм Аллаһ илчесе аңа исем кушып, теш уртларына хөрмә җимешенең йомшагын сылаган. Хөрмә ул – Коръәндә дә искә алынган җимеш.

 – Баланың башындагы чәчне кырып, сәдака тарату да сөннәтме?

– Чәч авырлыгындагы көмеш бәясендәге акча күләмендә сәдака тарату чынлап та бар. Бу – сөенечең белән уртаклашу, мохтаҗларның да күңелен күрү. Бала тугач, гакыйка корбаны чалу да сөннәт. Галимнәр аның кыямәт көнендә файдасы булачагын әйтә, кайберләре бу дөньяда ук балага тәүфыйк бирер ди. Хәленнән килгән кешегә гакыйка корбанын чалса яхшы. Ир бала өчен ике сарыклык, мөмкинлеге булмаса, берне чалса да була.

– Ә ни өчен ул гакыйка дип йөртелә?

– Яңа туган баланың башындагы чәч «гакыйка» дип атала, корбанны да шулай дип атыйбыз. Ир балага – ике, кыз бала өчен бер сарык чалына. Вакытында чалынмаса, бала балигълык яшенә җиткәнче дә ярый. Гакыйка башка корбанлыклар кебек үк чалына һәм аны үзеңә дә ашарга, якыннарыңа да таратырга була. Бу эшләрне җиденче көндә эшләү саваплы.

– Дин буенча әни кеше баланы ничә яшькә кадәр имезергә тиеш?

– Коръәндә, ике яшькә кадәр, дип килә.

– Сөннәткә утырту йоласын да җиденче көнгә үткәрү киңәш ителәме?

– Ир баланы сөннәткә утырту – әти-әни алдындагы төп бурычларның берсе. Мөселман сөннәтле булырга тиеш, бу иң беренче чиратта чисталыкка кайтып кала. Аны җиденче көннән ясатырга була, әмма табиблар белән киңәшләшү дә зарур. Бүгенге медицина ярдәмендә олы яшьтә дә ясыйлар бу операцияне. Ибраһим пәйгамбәрнең дә 80 яшенә җиткәч кенә сөннәтле булуын беләбез.

– Баланы намазга кайчан бастырырга? Аның намаз укымавы өчен гөнаһ кемгә языла?

– Һиҗри белән җиде яше тулганда бала намазның тәртибен, андагы догаларны яттан белергә, ә җиде яшендә инде синең белән намаз укырга тиеш. Укымаса, гөнаһы әти-әнигә языла. Кайбер әти-әниләр, бала тәртипсез булса, гөнаһы безгә буламы, дип сорый. Әгәр дә алар үзләренең бурычын үтәмәсә, баланы тәрбияләмәсә, вакытында намазга бастырмаган булсалар, гөнаһы үзләренә. Өйрәтеп тә бала дин юлын ташласа, тәүфыйксыз булып китә икән, әти-әнисенә гөнаһы юк.

– Уразаны да җиде яшьтән тота башларга тиешләрме?

– Җиде яшьтән, әмма түзә алмыйча иртәрәк авыз ачып куйса, сәхәргә тора алмаса, гаепләргә тиеш түгелбез.

– Балага, Аллаһ турында сөйләгәндә, аны «Алла бабай» дип әйткәлибез. Алай дию гөнаһ түгелме?

– Алай әйтү – хәрам. Аллаһка кешеләргә хас сыйфатларны кушып әйтергә тиеш түгелбез. Баштан ук Аллаһы Тәгалә дип әйтергә күнектерик.

– Бала тапкан хатын-кызга ире бүләк алып бирү гадәте бар. Ул дин буенча шулай тиешме?

– Диндә шатлыклы хәбәр ишеттергән кешегә бүләк бирү гадәте сәхабәләр вакытыннан ук килә. Күркәм холыклы ир дә, гадәттә, хатынына бүләк алып бирә.

Дилбәр Гарифуллина

 

Пәйгамбәребез (с.г.с.) оныклары Хәсән белән Хөсәенне төрле яманлыклардан саклау өчен мондый дога укыган:

«Үгиизүкүмәә бикәлимәтилләһи-ттәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәммәтиү үә миң күлли гәйнил ләәммәтин».

«Сезләрне теләсә нинди шайтаннан вә зарарлы нәрсәләрдән һәм яман күзләрдән сакласын өчен, Аллаһның сүзләре белән Аллаһның үзенә сыендырамын».

Әгәр берәү бала туган хәбәрне ишетсә, түбәндәге доганы укырга тиеш:

«Әллаһүммә-җгәлһү бәрран үә әмбитһү фил-исләәми набәәтән хәсәнән үәҗгәлһү мәсгүүдән фид-дүн’йә үәл-әәхираһ».

«Йа Рабби, бу баланы изгеләрдән кыл, һәм аңа күркәмлек белән Ислам динендә үсәргә насыйп ит, аңа бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булырга насыйп ит».


Фикер өстәү