«Әле ярый күршесе кергән»

Биектау районының Алан-Бәксәр авылындагы янгында 70 яшьлек бабайны күршесе коткарган.

Бабай төшке аштан соң ятып черем итмәкче була. Озак та үтми, янгын сүндерү җиһазы тавыш бирә. Әмма ул урыныннан кузгала алмый. Менә шулчакта күрше хатыны да тавыш ишетеп керә.

— Утның нидән чыкканы әлегә билгесез. Әле ярый бабай исән-сау. Йорты,каралты-куралары янып бетте. Үзен балалары алып китте,-ди Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина. — Бәйрәм ялларында һәркеше игьтибарлы булсын иде. Без янгынга әзер булсак та, ут-күздән Ходай сакласын. Кешеләр дә сак булсын иде.

 


Фикер өстәү