Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлде

Татарстанда тагын дүрт кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлде», – диделәр министрлыкта.

Covid-19 йоктырып 1946, 1951 һәм 1954 елгы өч ир-ат, шулай ук 1959 елгы хатын-кыз вафат булган.

Ведомствода пациентларны үлемгә китергән сәбәпләрне атамасалар да, экспертиза аларның вирус йоктыруын ачыклаган.

Шулай итеп, 7 гыйнварга Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан үлем очраклары күрсәткече 205кә җитте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү