Татарстанда бер бала тау шуганда алган тән җәрәхәтеннән үлгән

Татарстанда өч яшьлек сабыйның тау шуганда алган җәрәхәттән гомере өзелгән. Хәзер «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига 31 декабрьдә Алабуга районының «Түбән Кама» паркында булган. Өч яшьлек кыз үзе генә таудан шуганда агачка бәрелгән.

Авыр җәрәхәтләр алган сабыйны башта Алабуга районы үзәк хастаханәсенә, ә аннан Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илтәләр. Тик сабыйны коткарып кала алмыйлар, аның 3 гыйнварда гомере өзелгән.


Фикер өстәү