Гүзәл Уразова турында 15 кызыклы ФАКТ

Бүген, 8 гыйнвар көнне, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың туган көне. Шул уңайдан без җырчы турында кызыклы фактлар тупладык.

1. Җырчы 1982 елда Пермь өлкәсе Барда районы Барда авылында туа .

2. Гүзәл – гаиләдә иң өлкән бала. Гөлназ исемле сеңлесе һәм Рушан исемле энесе бар.

3. Гүзәлнең Векипедиядә милләте башкорт диелгән. Әмма ул үзен татар дип саный.

4. Мәктәптә укыганда ук ул бик актив бала була, барлык фәннәрдән диярлек өстәмә белем алып укый. Яраткан фәннәре: татар теле, әдәбият, музыка, рус теле, физкультура, информатика һәм география.

5. Укудан тыш вакытларында Гүзәл теннис уены белән шөгыльләнә һәм ике тапкыр район чемпионы исемен ала. Барда районының 1 нче гимназиясендә укуы белән беррәттән, Гүзәл балалар музыка мәктәбендә дә фортепиано классында белем ала. Шулай ук «Таң» район газетасына зур булмаган спорт, мәдәният һәм мәктәп тормышы турында мәкаләләр яза.

6. Гүзәл Казанга да әнисе кебек икътисадчы яки журналист булу турында уйлап килгән. Музыкаль, икътисади белеме бар. Моннан тыш, Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институтының Дәүләт һәм муниципаль идарә итү бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган.

7. Гүзәлгә Илдар Хәкимов 31 декабрь көнне тәкъдим ясый, ә Гүзәл 1 гыйнварда гына җавап бирә. Үзе бу хакта шаяртып: “Бер ел узгач, җавап бирдем”, – дип сөйли.

8. Яшьләрнең никахы 2003 елның 7 мартында Гүзәлнең туган ягында — Бардада укылган.

9. Бер елдан соң – 2004 елның 1 июлендә кызлары Элларины алып кайталар. Аннан соң Камилә һәм Самир туа. Тиздән Гүзәл дүртенче тапкыр әни булачак. Төпчекләре февральдә дөньяга аваз салырга тиеш.

10. 2009 елда – Татарстанның атказанган, 2019 елда Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты исемнәрен ала.

11. Гүзәл иренә “җаным”, ә Илдар “бәбием” дип дәшә.

12. Хәкимовлар гаиләсенә Минтимер Шәймиев Президент булган вакытта аның белән бергә ял итү бәхете дә татый.

13. Гүзәл Уразова иҗаттан тыш, челтәрле бизнес белән шөгыльләнә.

14. Бакчада бәрәңге, кишер, суган утыртырга ярата. Ә менә чүп утау һәм корт чүпләүне бик яратып бетерми.

15. Интервьюлар вакытында ул үзенең пластик операцияләргә каршы булуын, үз-үзеңне үзгәртергә теләүнең шәригать буенча да дөрес түгеллеген әйткәне бар. заманында пирсинг эшләткәне булган. Косметологларга сирәк йөри. Кремнар да еш сөртми. Чәчен исә буятмый да, кистерми дә.

Фактларны туплаганда Векипедия һәм инстаграмдагы мәгълүматлар кулланылды


Фикер өстәү